ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Мәгариф флагманнары» проектының эксперт берләшмәсе конкурсына йомгак ясалды. Быел Россиянең 53 төбәгеннән 100 педагог, идарәче һәм мәгариф өлкәсендәге фикер лидерлары эксперт булды. Җиңүчеләр арасында  –  Татарстан Республикасыннан Евгений Лобанов.

 

ANILEDA һәм Лери Маргиев Сергей Бодров юлын кабатладылар. Владикавказда ANILEDA һәм Лери Маргиевның «Я люблю» җырына ераклык һәм шартлардан көчлерәк мәңгелек хис турындагы күңелгә үтеп керә торган клип төшерү башланды.


8
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

25 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр лагерьларда Татарстаннан 6,5 меңнән артык бала ял итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

Быел Татарстан лагерьларында патриотик сменалар узды, анда балалар махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очраштылар, ут һәм тактик әзерлек белән таныштылар, илебез тарихын өйрәнделәр. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

Быел Татарстанның сигез муниципаль берәмлегендә көндезге лагерьлар оештырылган, анда 700гә якын бала ял иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

2025 елда җәйге сәламәтләндерү кампаниясен финанслау 3,31 млрд сум тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

Татарстанда быел алты иярчен лагерь эшләде, аларда 1,1 меңнән артык бала ял итте. Проектны киләсе елда да үстерү дәвам итәчәк, 2026 елда сәламәтләндерү кампаниясе башлануга тагын сигез шундый объект эшләтеп җибәрергә планлаштыралар, бу 1 меңгә артыграк кеше ял итәчәк дигән сүз. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

2026 елга «Җәй-балаларга»  балалар һәм яшьләр ялы һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү республика программасына Татарстанның 9 муниципаль районында һәм Анапа шәһәрендә 14 балалар сәламәтләндерү лагере кертелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров хәбәр итте.


7
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан яшьләрен «Авыл лидерлары» Бөтенроссия яшь идарәчеләр конкурсы — «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Россия — мөмкинлекләр иле» федераль платформасының масштаблы проектында катнашырга чакыралар.

Россиядә беренче тапкыр яшьләрне тарихи агарту өлкәсендәге «Тарих тавышы» Бөтенроссия премиясе узачак. Аның максаты  —  тарихка өйрәтүнең иң яхшы методларын хуплау һәм тарату, новаторлык алымнарын хуплау һәм балаларны һәм яшүсмерләрне илебезнең тарихи мирасын актив өйрәнүгә һәм саклауга җәлеп итү, Бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына тулысынча туры килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International