ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Вологдада «Минем медиа сайлауларым» Өченче Бөтенроссия конкурсының финалы узды. «Яңа мәгълүмати технологияләр өчен» номинациясендә Татарстаннан Светлана Еремова җиңүче булды.

«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Һөнәри үсеш» Бөтенроссия проекты һөнәрләрендә беренче адымнарын ясаучылар һәм хыялдагы карьераларын төзергә теләүчеләр өчен махсус булдырылган онлайн-курсларның яңа сериясен тәкъдим итте.


12
октябрь, 2025 ел
якшәмбе

Казан ярминкәсе территориясендә «Быть, а не казаться!-2025» Бөтенроссия остазлар конкурсы финалистлары өчен«Прорыв» хәрби-патриотик уенының импровизацияләнгән полигоны ачылды. Аны Роспатриотүзәк һәм «ВОИН» үзәге оештырды.

11 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр Казанда «Быть, а не казаться!-2025» Бөтенроссия остазлар конкурсының финалы уза. Катнашучыларга үз компетенцияләрен күрсәтергә һәм конкурс ярышлары узарга кирәк. Нәтиҗәләр буенча 100 җиңүченең исеме билгеле булачак. Конкурсның максаты  –  «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә торган остазлык өлкәсен үстерүгә юнәлдерелгән патриотик тәрбия механизмнарын камилләштерү.


10
октябрь, 2025 ел
җомга

6 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы ирекле эшчәнлек эпицентрына әверелә. Бөтен республика буенча ел саен уздырыла торган «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» масштаблы акциясе уза, ул инде берничә ел меңләгән кешене мәрхәмәтле гамәлләр кылу өчен берләштерә.

Казанда «Вверх!» Республика конкурсына старт бирелде, әлеге конкурс үсеш программасыннан башланды. Ул конкурсның икенче этабы кысаларында уза һәм үз эченә идарә итү һәм аналитика күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән лекцияләр, тренинглар һәм практик дәресләр сериясе, шулай ук катнашучыларны дәүләт хакимияте органнары системасы белән таныштыруны ала.

Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Республика яшьләр фестивален  –  халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать конкурсын уздыра. Приз фонды  –  100 000 сум.


9
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

11 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы башкаласында «Быть, а не казаться! – 2025» Бөтенроссия остазлар конкурсының финалы узачак.

Казанда 10 октябрьдә, Бөтендөнья психик сәламәтлек көнендә, «Доверие» психологик-педагогик ярдәм үзәге ачык ишекләр көне үткәрә башлый. Шәһәрдәге гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныфлары укучылары чакырыла. Аларга психологик сәламәтлекнең әһәмияте һәм тормыш авырлыкларын конструктив хәл итү ысуллары турында сөйләячәкләр.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы физик затлар өчен грант конкурсын башлап җибәрде. Гаризалар агымдагы елның 5 ноябренә кадәр Татарстан Республикасының «Минем субсидияләрем» мәгълүмат системасында кабул ителә: https://subsidiya.tatarstan.ru/landing/grants/189. Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр җитештерүче һәм һөнәри керемгә салым түләүче булмаган, Татарстан Республикасы территориясендә яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектны гамәлгә ашыруны планлаштыручы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International