Мәдәният ул сәнгатькә, музыкага һәм китапларга караганда мөһимрәк: ул шәхес һәм җәмгыять формалаштыру коралы. «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Мәгариф флагманнары» проектының «Мәдәният» трегының белем бирү курсы Татарстан Республикасы укытучыларына, студентларына сәнгать, мәгариф, тәрбия һәм шәхес үсеше ничек бәйләнгәнлеге, шулай ук боларның барысы да безнең һәрберебезгә ничек йогынты ясавы хакында белергә ярдәм итәчәк.
26 сентябрьдә 10:30 сәгатьтә Казан Кремлендә (4 подъезд) «Конструктив» Идел буе форумының рәсми ачылышы була. Ачылыштан соң «Терроризм «яшәрә»: экстремизмны профилактикалау һәм террорчылык идеологиясе өлкәсендә актуаль көн тәртибе һәм чакырулар» темасына панель дискуссия булачак.
28 сентябрьдә Казан янә «Хыял сәяхәте» поездын каршы алачак, ул шәһәргә Россиянең 26 субъектыннан «Большая перемена» конкурсының 150 җиңүчесен — илнең иң яхшы укучыларын алып киләчәк. Татарстан Республикасы аларның «Владивосток – Мәскәү» маршруты буенча 12 нче сәяхәт ноктасына әвереләчәк. Конкурс «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында уздырыла.
БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм партнерлары укучыларының математика һәм информатика буенча олимпиадасы 23-24 сентябрьдә Казан федераль университеты базасында узды. Интеллектуаль ярыш, 131 катнашучыны берләштереп, БРИКС илләре яшүсмерләр фестиваленең бер өлеше булды. Биремнәр ике категориядә – 14-15 һәм 16-17 яшьләрдә бирелде. Яшь фән эшлеклеләренә команда һәм индивидуаль этапларда белемнәрен күрсәтергә туры килде.
Казанда «XXI гасыр лидеры. Яңа офыклар» конкурсының 23 нче сезоны тәмамланды. Дүрт көн дәвамында Россиянең 76 төбәгеннән 300дән артык катнашучы конкурс сынауларын узды, мәдәни-мәгариф программада катнашты, уңышлы практикалар белән уртаклашты, балалар һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә иҗтимагый инициативаларны үстерү өчен чишелешләр булдырды, шулай ук аларның иң яхшыларын бөтен ил буйлап киңәйтергә өйрәнде. 2025 елда сайлап алу этапларында Россия Федерациясенең 88 төбәгеннән 12000нән артык кеше катнашты.
«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «ТопБЛОГ» Бөтенроссия проекты 27 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья туризм көне алдыннан Россия буенча көзге блог-турларда катнашуга конкурс башлап җибәрә.
Бүген Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Ул - элегрәк Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгын җитәкләгән Азат Кадыйров.
Ихтыярый эшчәнлек өлкәсендә «Игелекле Татарстан» Республика премиясенең гариза бирү кампаниясе 5 октябрьгә кадәр дәвам итә. Төрле юнәлешләр буенча 200 гә якын гариза килгән инде. Быел ике яңа номинация каралган: инклюзия өлкәсендә ел волонтеры һәм елның героик гамәле. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова сөйләде.
Татарстанда психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен капиталь ремонтлау программасы буенча 2025 елга план 100% ка үтәлгән. Программа кысаларында, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, 300 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре элекке министры, Татарстан Республикасы вице-премьеры Ринат Садыйков хәбәр итте.
Дөньяның 13 иленең 35 муниципалитетыннан 150 яшь вәкил Казанга БРИКС илләренең беренче Яшүсмерләр фестиваленә җыелачак. 20-28 сентябрьдә балаларны белем бирү, иҗат һәм сәяси вакыйгалардан һәм чаралардан торган бай программа көтә. БРИКС илләре бергәлеге балалары һәм яшьләре өчен фестиваль уздыру идеясен беренче тапкыр Казан мэры Илсур Метшин узган елның апрелендә Тәһранда узган БРИКС+ илләре шәһәрләре ассоциациясе утырышында яңгыратты.