«Алдынгылар Вакыты» яшьләр автобус туры тәмамланды. 62 көн эчендә активистлар Татарстанның барлык 45 шәһәрендә һәм районында булды. Чыгышлар вакытында автобус туры командасы 144тән артык проект презентациясе үткәрде. Очрашуларда 24 меңнән артык кеше катнашты
КДАТУ төзелеш отрядлары Татарстан җыелма командасы составында Санкт-Петербургта узган халыкара төзелеш чемпионатында берничә бүләк яулады
«Безнең министрлыкның төп эш принцибы-яшьләр өчен һәм алар белән бергә. Бу яшьләр үзәге проекты җирле яшьләр катнашында формалаштырылган. Алар безгә тавыш яздыру студиясе, кофе, коворкинг, остаханә һәм башкалар кирәклеген сөйләделәр. Боларның барысын да без республикада күп еллар дәвамында ТР Рәисенең ярдәме белән тормышка ашырыла торган яшьләр сәясәте объектларын реновацияләү программасы буенча тормышка ашырдык», — дип хәбәр итте Садыйков
Студентлар отрядлары хәрәкәтенә илебезнең югары җитәкчелеге дәрәҗәсендә зур игътибар бирелә. Әйтик, Россия Президенты Владимир Путин яшь чагында студотрядларда да эшләгән, дип ассызыклады Садыйков
16-20 октябрь Казанда «Алдынгылар уеннары» Бөтенроссия фиджитал-турниры узды. Фиджитал-спорт буенча ярышларга Россиянең 23 төбәгеннән 602 укучы һәм студент килде.
Курсны уңышлы узган Театр түгәрәкләренең барлык җитәкчеләренә федераль үрнәктәге квалификация күтәрү турында сертификатлар биреләчәк
Фестивальнең беренче зона этабы Яр Чаллыда 6-7 октябрьдә, икенчесе Әлмәттә 13 һәм 14 октябрьдә узды. Соңгы, өченче зона этабы Казанда 20 һәм 21 октябрьдә узды. Казан этабында эшләүче яшьләрнең 600гә якын вәкиле катнашты. Казан этабына республика предприятиеләре һәм оешмаларыннан барлыгы 120дән артык гариза бирелгән. Традицион рәвештә хореография, музыка һәм дан минуты номинацияләрендә ярыштылар
Бөтендөнья яшьләр фестивале 2024 елда Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатларында узачак
Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төбәктә гражданлык һәм хәрби-патриотик тәрбияне гамәлгә ашыруга ярдәм итүче киң инфраструктура челтәре эшли – бу яшьләр үзәкләре, яшьләр (яшүсмерләр) клублары, шулай ук хәрби-патриотик клублар, Форпост һәм «Авангард» үзәкләре, аларның эше бер елда 500 меңгә кадәр кешене колачлый. Искәртеп узабыз, «Авангард» үзәкләре Россиянең барлык төбәкләрендә РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча төзелә
Иртәгә, 22 октябрь 16.00 сәгатьтә, Казан дәүләт мәдәният институтында «Мәктәп классикасы» федераль проекты кысаларында мәктәп театр түгәрәкләре җитәкчеләре һәм педагоглары өчен имтихан тапшырылачак