Бүген, Яшьләр көнендә, Казанда дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең XIII Республика һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурс 2007 елдан бирле үткәрелә. Быел конкурста катнашу өчен республиканың 30 муниципаль берәмлегеннән 129 гариза килгән. Конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча, шул исәптән, көндезге презентация нәтиҗәләре буенча, Татарстанның 12 районыннан 14 кеше җиңүче булды. Җиңүчеләрне Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов бүләкләде.