Казаннан яшь рәссам картинасын коллекционер сатып алды

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Яшь рәссам Фаяз Азизовның Казан турындагы беренче цифрлы картинасын Binance NFT платформасында сатып алганнар. Килешү Уфа коллекционеры Денис Кабанец белән рәсмиләштерелгән.

«Кол Шәриф. Буыннар хәтере» күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасының төп Җәмигъ мәчете сурәтләнгән. Биш көн дәвамында цифрлы картина платформаның төп битендә урнашкан иде, бу вакыт эчендә ул популярга әйләнде һәм иң күп караулар җыйды. Рәсемне берничә кеше сатып алу теләге белән чыкты, нәтиҗәдә, сатып алу аукцион тәмамланганчы 20 минут кала булды.

«Эшемне урнаштыруның беренче көнендә үк Денис минем белән элемтәгә керде һәм без аралаша башладык. Идеяләр һәм киләчәккә планнар белән бүлештек, уртак проектны планлаштырдык. Мондый җиңел һәм уңайлы аралашуны без татарлар һәм башкортларның тугандаш халыклар һәм бер – беребезнең ярдәме әһәмиятле булуы белән аңлатабыз.Сатудан кергән акчаларның бер өлешен хәйрия фондына бирәчәкмен», - дип сөйләде Фаяз.

Исегезгә төшерәбез, Фаяз Азизов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Казан турында NFT форматындагы беренче цифрлы картинаны чыгарды. NFT-ул Цифрлы сәнгатьтә заманча юнәлеш, анда музыка, текст, сурәт, 3D модель, тарих һәйкәле яки бер архитектура ансамбле сәнгать объекты була ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International