Татарстан студентларын бушлай эшче һөнәрләргә өйрәчәкләр

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Студентлар отрядлары составына кергән Татарстан студентларын киләчәктә гарантияле эшкә урнаштыру максатыннан эшче һөнәрләргә белән өйрәтә башладылар. Студентлар отрядлары активистлары Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Буа һәм Тәтешнең 11 уку йорты базасында 47 белгечлек буенча түләүсез, өстәмә белем алырга мөмкин.

РФ Хөкүмәтенең 9.06.2021 ел, 876 нчы номерлы карары нигезендә, Республика студентларын түләүсез укытуга 14 миллион сумнан артык субсидия җибәрелгән.

Мәсәлән, хәзер Казанда студентлар авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тракторларны көйләүче, токарь, «С» категорияле авыл хуҗалыгы җитештерүендә тракторчы-машинист, официантлар, балыкчы кебек белгечлекләргә укый.

Уку тәмамланганнан соң, яшьләр Татарстан территориясендә дә, аннан читтә дә студентлар отрядлары составында уку узу һәм сезонлы эшкә урнашу турында таныклык алачаклар.

Исегезгә төшерәбез, ел саен студентлар хезмәт отрядлары составында сезонлы эшкә 10 меңнән артык кеше урнаша.

Яшьләрне вакытлыча һәм сезонлы эш белән тәэмин итү 2022 елда ТР Яшьләр эшләре министрлыгының өстенлекле максатлары һәм бурычлары исемлегенә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International