600гә якын бала Татарстаннан Анапа һәм Кырым лагерьларына Кара диңгез буенда ял итәргә киткән. Искәртеп узабыз, быел Кара диңгез яр буенда Татарстаннан барлыгы 5 меңләп бала ял итәчәк. 4412 баланы колачлаган 12 профильле һәм тематик программа буенча «Черноморец» республика үзәге һәм 880 кешене колачлаган 4 смена «Сәләт - Ак Барс» яшьләр үзәге ял оештыра.
«Бүген беренче җибәрү, без республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 560 баланы озатабыз: аларның 400е Краснодар краена, тагын 160ы Кырымга барачак. Балалар иминлегенә аерым игътибар биреләчәк. Бу сорау юлда да, ял иткәндә дә иң югары дәрәҗәдә эшләнәчәк. Балаларны һәм педагогик составны китерү үзәкләштерелгән, махсуслаштырылган «Балалар» тимер юл составлары тарафыннан оештырылган, вокзалларда «Яшел коридорлар» оештырылган. Билгеләнгән санитар-эпидемиологик таләпләр һәм кагыйдәләр нигезендә озата бару, туклану, эчү режимы оештырылган»,- дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
«Бүген лагерьларга киткән балаларның бер өлеше - «Тату сыйныф серләре» республика конкурсында җиңүчеләре. Финалга чыгучыларның барысы да Кара диңгез ярларына юлламалар белән бүләкләнде. Смена бик яхшы үтәр дип уйлыйм», - дип аңлатты ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.