Волонтерлар Татарстан халкына төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүдә катнашырга ярдәм итәчәк

2024 елның 20 марты, чәршәмбе

Волонтерлар халыкка төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирүдә ярдәм итәләр. Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн тавыш бирү 15 мартта башланды һәм 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

«Традицион рәвештә безнең волонтерлар халыкка онлайн тавыш бирүдә ярдәм итәләр. Активистлар тавыш бирү процессын күрсәтәләр, нинди төзекләндерү объектларын сайларга мөмкинлеген булуын сөйлиләр. Чөнки нәкъ менә республика халкы бу урыннарны билгели», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.

Волонтерлардан 500дән артык гариза кабул ителгән. Тавыш бирүнең беренче көннәрендә 177 ноктада 350дән артык волонтер җәлеп ителгән. Бүгеннән башлап 15 районда һәм шәһәрдә 25 мәгълүмат ноктасы оештырылачак. 200 волонтер төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү турында халыкка хәбәр итүне дәвам итәчәк һәм теләгән һәркемгә анда катнашырга тәкъдим итәчәк.

«Төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирүне гамәлгә ашырганда волонтерларның ярдәме бәяләп бетергесез. Алар битараф булмаган кешеләр, алар үз максатларына мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне туган шәһәрләрен төзекләндерү буенча мөһим карарлар кабул итүгә җәлеп итүне куялар. Ел саен без волонтерлык программасын тормышка ашыруга җентекләп әзерләнәбез һәм республикада волонтерларның эш нокталарына шәхси контроль үткәрәбез», - дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының башкарма директоры Айрат Мөбарәкшин.

Берничә платформада тавыш бирергә мөмкин, шул исәптән сайтта да: gorodsreda.tatar.ru, uslugi.tatarstan.ru порталы һәм «ТР дәүләт хезмәтләре» кушымтасы.

Тавыш бирү берничә өлешкә бүленгән: киләсе елда төзекләндерү өчен өстенлекле рәвештә парклар, яр буйлары һәм скверлар сайлау; «Безнең ишегалды» программасы буенча яңартуны көткән топ-200 ишегалды сайлау; шулай ук инде төзекләндерелгән мәйданчыклар турында фикер уртаклашу һәм программада катнашканнан соң ошаган яки ошамаган пунктларны атау мөмкинлеге.

Бөтенроссия тавыш бирү 2017 елдан бирле бара. Узган ел проект кысаларында волонтерлар тавыш бирүгә сылтама буенча мәгълүмати материаллар белән 40 мең листовка тараттылар. Шулай ук волонтерлык программасын гамәлгә ашыру барышында «Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы хезмәткәрләре районнарга барып, вакыйга уздыру урыннарының әзерлеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International