18-20 апрель Казанда «Яшьләргә эш» Бөтенроссия яшьләр форумы узачак. Анда илнең 20дән артык төбәгеннән студентлар отрядлары хәрәкәтенең 600 вәкиле катнашачак. Форум яшьләрнең хезмәт мәшгульлеген тәэмин итү өчен шартларны үстерүгә, җитештерү һәм махсуслаштырылган студент отрядларын эшкә урнаштыруның иң яхшы практикаларын һәм формаларын алга сөрүгә юнәлдерелгән.
2021 елдан Казанда ел саен «Яшьләргә эш» Республика яшьләр форумы уза, ул яшьләрнең хезмәт мәшгульлеген тәэмин итү өчен шартларны үстерүгә, эшкә урнашуның иң яхшы практикаларын һәм формаларын алга сөрүгә юнәлдерелгән. Шул исәптән, параллель рәвештә региональ форумнар Татарстанның өч районында планлаштырылган. Сәнәгать предприятиеләрендә студентлар отрядларын эшкә урнаштыру тәҗрибәсен трансляцияләү өчен Казанга Россиянең 20 төбәгеннән юнәлеш кураторлары чакырылган.
«Хәзерге яшь кешенең ике төп соравы бар-торак һәм лаеклы хезмәт хакы эшләү. Безнең бурыч – заманча студент яшьләрен һәм чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру өчен мөмкинлекләр һәм шартлар тудыру. 60 ел дәвамында студентлар отрядлары вәкилләре икътисадның төрле тармакларында эшлиләр һәм бүген без вакыт белән бергә барырга һәм яшьләрдә булган таләпләргә җавап бирергә тиешбез», - дип аңлатма бирде ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Форумның төп максатларының берсе-яшьләрнең төрле төркемнәре, шул исәптән мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр вәкилләре арасында актив диалог өчен мөмкинлек булдыру. Форум тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу, шулай ук яшь белгечләр һәм потенциаль эш бирүчеләр арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру һәм Татарстанда хезмәт династияләре формалаштыру өчен уникаль платформа тәкъдим итә. Катнашучылар яшьләрне эшкә урнаштыруның, һөнәри үсешнең һәм карьера үсешенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыша, шулай ук үз-үзләрен үстерү һәм тормышка ашыру мөмкинлекләрен өйрәнә, төрле һөнәри өлкәләр һәм заманча белгечләргә карата таләпләр турында белә һәм республиканың әйдәп баручы эш бирүчеләре белән таныша алачак.
«Быел «Яшьләр эше» форумы берьюлы дүрт шәһәрдә-Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Алабугада узачак, шуңа күрә без эшкә урнашуның иң яхшы практикалары турындагы мәгълүмат белән республикадагы һәр яшь кешегә «йогынты ясарга» мөмкин. Шулай ук Казанга башка төбәкләрдән студентлар отрядлары кураторлары киләчәк. Татарстан җитештерү отрядларын үстерү буенча терәк мәйданчыкка әверелде - узган ел республика предприятиеләрендә 4000 гә якын студент эшләде, шул исәптән ОПК предприятиеләрендә дә. Хәзер безгә бу тәҗрибәне башка төбәкләргә дә трансляцияләү мөһим», - дип ассызыклады Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге дәүләт бюджет учреждениесе директоры Василий Ислаев.
Җитештерү отрядлары илнең студент отрядларының иң динамик үсеш алучы юнәлешләренең берсе. 2023 елда сәнәгать предприятиеләрендә хәрәкәтнең 5000дән артык вәкиле эшли, шул исәптән 1500 кеше Россиянең 11 төбәгендә оборона – сәнәгать комплексының 25 предприятиесендә. Татарстанның җитештерү отрядларында 2023 елда хезмәт семестрында 3956 студент эшләде.
19 апрельдә форум кысаларында Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта түбәнәге чаралар узачак:
- Татарстан Республикасында студентлар хезмәт отрядлары эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара координацион совет утырышы;
- Студентлар авыл хуҗалыгы отрядларының өченче хезмәт семестрын ачу. Анда 500 гә якын студент, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортлары Эш бирүчеләре вәкилләре катнашачак.
- Студентлар җитештерү отрядларын үстерү буенча партнер-предприятиеләр белән Бөтенроссия киңәшмәсе.
- Россия Федерациясе территориясендә студентлар җитештерү отрядларын үстерү буенча стратегик сессия.
- «Сибур» компаниясе экспертларыннан карьера консультациясе, «Серго исемендәге завод» АҖнең эш практикасы һәм презентациясе һәм суыткычлар җыю буенча мастер-класс, Россиянең «Белем» җәмгыятеннән карьераны үстерү буенча лекцияләр, шулай ук студентларның җитештерү отрядларын формалаштыру буенча эш мәйданчыклары.
Шулай ук форумны ябу кысаларында республика конкурслары нәтиҗәләре буенча студент отрядларын бүләкләү, катнашучылар өчен мәдәни программа планлаштырылган.