ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Киләсе елда «Созвездие - Йолдызлык» фестивалендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә аерым игътибар биреләчәк. Гамәлдәге номинацияләр кысаларында оештыручылар Бөек Җиңү һәм Махсус хәрби операция темасына багышланган күп санлы иҗади номерлар көтә.


20
декабрь, 2024 ел
җомга

Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Буа яшүсмере Ислам Хисаметдиновның министр белән бер көн үткәрергә теләгән хатына җавап бирде. Бүген егет көнозын министр белән булды, берничә киңәшмәдә катнашты һәм расписание белән танышты.

Казан Дәүләт энергетика университеты Татарстанда югары уку йортлары арасында беренче булып үз корпусларының берсендә ана һәм бала бүлмәсен ачты. Анда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская булып кайтты.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Республика Яңа ел чыршысы 25 декабрьдә узачак. «Татнефть Арена» боз сарае базасында 12.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә ике тамаша булачак, аларга 17 меңгә якын бала киләчәк, алар арасында укуда, иҗатта, спорт ярышларында һәм иҗтимагый тормышта үзләрен күрсәткән укучылар, балалар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм авыр тормыш хәлендә калганнарның балалары булачак.

Юрий Маясин – югары белем бирү оешмаларының «Ел студенты» Россия милли премиясе иясе.

Мәскәүдә «Россия» милли үзәгендә «Твой Ход» Бөтенроссия студентлар проектының дүртенче сезон финалы тәмамланды. Татарстаннан 37 финалист катнашты, аларның җидесе җиңүче булды һәм үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 7 млн сум күләмендә акчалата бүләкләр алды.


18
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Гаилә елы азагында бу институтка киләчәктә дә ярдәм итү һәм ныгыту эшен дәвам итәргә кирәк, дип хәбәр итте Тататрстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.

2024 елда Татарстанда яшьләр сәясәте учреждениеләре тарафыннан гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән 155 меңгә якын кешене колачлаган 1,3 меңнән артык чара уздырылган.


17
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстанда «ПроFeelArt» беренче республика театр фестивале тәмамланды, ул 2 меңнән артык катнашучыны берләштерде, алар Татарстан Республикасының төрле районнарында 43 спектакль күрсәттеләр.

Казанда Халыкара инвалидлар көненә багышланган инвалидлар декадасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен йөзү буенча ике турнир узды. Аларда Казан мәктәпләрендә һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр, шулай ук Казан мәктәпләренең инклюзив сыйныф укучылары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International