Казанда Галиәскәр Камал исемендәге театрның иске бинасы каршындагы мәйданда эшләүче яшьләрнең «Наше время — Безнең заман» ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион иҗат фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре катнашында Татарстан Республикасы көненә багышланган зур концерт узды.
Граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2025 елның 26 августында Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.
Казанның ИТ-паркында Казан Глобаль яшьләр саммиты кысаларында Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы тарафыннан гамәлгә куелган Яшь лидерларның глобаль премиясен тапшыру тантанасы узды.
30 августта «УРАМ» экстрим-паркында җиденче тапкыр «УРАМ» Урам культуралары фестивале узачак. Чара бер мәйданчыкта экстремаль спорт төрләре, заманча иҗат һәм урам сәнгате вәкилләрен берләштерәчәк.
«Россия Студентлар Отрядлары» Яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан «Алабуга» махсус икътисадый зонасында студентларны һәм яшүсмерләрне эшкә урнаштыру буенча ике Россия рекорды куелды.
31 август һәм 28 сентябрьдә Казанга «Большая перемена» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр белән «Хыял сәяхәте» поезды килә.
Яр Чаллыда физик һәм психологик сәламәтлек буенча «ӘЙТ» йомгаклау белем бирү сессиясе узды. Яр Чаллыда һәм якындагы алты районда яшәүчеләр катнашты, чарага барлыгы 320 дән артык кеше килде.
Кабан күле буенда һәм Иске Татар бистәсендә 26-29 август көннәрендә «Күптөрлелектә бердәмлек» фестивале узачак, әлеге фестиваль традицион «Печән базары» татар мәдәнияте фестивален һәм «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын тулыландырачак.
27 августтан 30 августка кадәр Казан яшьләр диалогы һәм инновацияләр халыкара башкаласы булачак. IV Казан Глобаль яшьләр саммиты (КГМС 2025) министрларны, дипломатларны, галимнәрне, медиаэкспертларны, эшмәкәрләрне һәм яшьләр хәрәкәте лидерларын кертеп, 45 илдән 200 дән артык делегатны җыячак.
«Волга-Янцзы» форматында X Россия-Кытай яшьләр форумы тәмамланды. Ул Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы югары уку йортларыннан, шулай ук Кытай Халык Республикасының Янцзы елгасының югары һәм урта агымы провинцияләреннән 600дән артык студент яшьләрен берләштерде.