Казанда «Россия чүп-чарсыз» дип аталган яңа эко-проект башланды.Проектның төп максаты – Татарстан Республикасында яшәүчеләрне экология һәм калдыкларны дөрес бүлү проблемасына җәлеп итү.
2021 елда Татарстан эзтабарлары тарафыннан 395 совет сугышчысының җәсәдләре табылган, үлем медальоннары һәм бүләкләре буенча аларның 8енең исеме ачыкланган
«Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә «Сүнмәс йолдызлык» дип исемләнгән театральләштерелгән премьера үтте. Спектакль куелышына Искәндәр Нуриҗанов алынды
9 декабрь көнне Казанда Бөтенроссия яшьләр гражданлык форумы башлана. Анда Татарстан Республикасы, Мурманск, Воронеж, Ульяновск өлкәләреннән 16 яшьтән 35 яшькә кадәр булган 250 кеше катнашачак. Чара барышында тематик юнәлештә төрле мәйданчыклар оештырылачак.
4 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр Казанда эшләүче яшьләрнең республика Форумы(конгресс) үтә. Ул Татарстан Республикасы оешмалары һәм предприятиеләреннән 200 яшь белгеч, һәм яшьләр берләшмәләре лидерларын җыя
РФ халыкларының туган телләрен , шулай ук дәүләт теле буларак рус телен өйрәнү һәм саклау өлкәсендә яшьләр инициативаларын үстерү һәм аларга ярдәм итү-яшь кешеләр өчен яңа проектлар конкурсының төп бурычларыннан берсе. Гаризаны 7 декабрьгә кадәр тапшырырга мөмкин
Россиякүләм «Ел студенты.Архитекторлар» конкурсының беренче этабы нәтиҗәләре чыгарылды. Финалга Татарстаннан 35 студент чыкты. Барысы бөтен Россиянең 47 төбәгеннән 165 студент катнашты. Финал 14-18 декабрьдә Татарстанда үтәчәк
«Форпост» республика үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «СВОИ» проектының икенче агымына остазлар җыюны дәвам итә. Гаризаны 15 декабрьгә кадәр forpost_rt Instagram-аккаунтында яки kzn.forpost@mail.ru почтасына язып, сылтама буенча тутырырга мөмкин
Яшьләргә торак алу мәсьәләсен туры эфирда тикшерделәр. Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Федераль консультация үзәге директоры Михаил Ковалев һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкиле Надил Гимадетдинов катнашты
4 декабрьдә «Синдикат» киңлегендә көзге шигъри слэм узачак. Программа 19: 00 сәгатьтә башланачак