Казанда республика хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган «Татарстан КВН Чемпионнары Кубогы» юбилей уены узды. «УНИКС» сәхнәсе 20 команданы, 200дән артык катнашучыны җыйды. Абсолют җиңүче булып «Академия 02» командасы танылды.
Стратегик инициативалар агентлыгы икътисадның өстенлекле тармакларын кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән проектларга ярдәм итүгә гаризалар кабул итүне башлап җибәрде. «Кадрлар» яңа милли проекты күрсәткечләренә ирешүгә юнәлдерелгән инициативалар кабул ителә.
Гаризалар кабул итү 12 ноябрьгә кадәр озайтылды.
Семинарда традицион халык мәдәнияте өлкәсендә экспертлар, этнохореография, фольклор вокал, традицион халык костюмы, этник музыка, халык театры юнәлешләре буенча практик педагоглар чыгыш ясаячак.
7 ноябрьдә республика башкаласында зур юбилей – Татарстанның күңеллеләр һәм тапкырлар клубының 30 еллыгын билгеләп үтәләр. Истәлекле дата уңаеннан махсус «Татарстан КВНына – 30 ел» телевизион документаль фильмы дөнья күрде.
Смена вакытында Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән яшьләр пилотсыз авиация системаларын куллану һәм идарә итү нигезләре белән таныша алачак.
Проектларны онлайн-яклау нәтиҗәләре буенча 12 инициатива гомуми суммасы 5,5 млн сумга якын ярдәм алган. Республика яшьләреннән барлыгы 335 гариза килгән, шуларның 224е техник тикшерү узган һәм яклауга җибәрелгән.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан интеллектуаль уен-квиз һәм «Гражданлык сәгате» акциясе узды.
Төрле шәһәр һәм районнардан килгән коллективлар үзләренең концерт номерларын тәкъдим иттеләр.
«Безнең өй – Татарстан» республика этномәдәни фестивале студотрядлар хоры өчен беренче конкурс булды. Сайлап алу этабында барлыгы 433 коллектив катнашты – республиканың һәр муниципаль районыннан дүрт меңгә якын катнашучы.