24 мартка кадәр «PRoЭКо» экологик фәнни-тикшеренү эшләре республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков доклады
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннанТатарстанда массакүләм яшьләр чаралары планлаштырылган. Шуларның берсе «Җиңүгә кадәр 80 көн» акциясе булачак, ул 19 февральдә старт ала.
Республика предприятиеләренең яшүсмерләр клублары өстеннән шефлык алуы яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалауның нәтиҗәле алымнарының берсе булырга мөмкин.
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы колонияләрдә җәза үтәүче яшьләр турында фильм төшерә башлады. Бу тискәре күренешләрне профилактикалау чараларының берсе булачак, шулай ук ата-аналарга балаларны тәрбияләүгә күбрәк игътибар бирүнең никадәр мөһим булуын күрсәтәчәк.
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә ведомство башлыгы Ринат Садыйков гуманитар миссияләр волонтерлары гаиләләренә рәхмәт белдерде.
2025 елда көндезге лагерьларны оештыру программасы дәвам итәчәк. Алар Татарстанның 10 районында үткәреләчәк.
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы каршында «Ата-аналар институты» эшли башлаячак, анда яшь гаиләләргә экспертлар төп тәрбия мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк.
Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы 2025 елда «Сәламәтлеккә курс» проектын башлап җибәрәчәк. Проект буенча республика районнарына һәм шәһәрләренә сәламәтлек саклау өлкәсендәге белгечләр чыгачак һәм яшьләр өчен консультацияләр үткәрәчәк.
Татарстанның авыл яшьләре өчен республика, федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге конкурсларда, грантларда, проектларда, семинарларда, форумнарда һәм башка чараларда катнашу өчен гаризалар бирү өчен кушымта булдырылды һәм эшләтеп җибәрелде.