ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы студентларын «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектлары линейкасына кергән һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Россия Яшьләре), Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Твой Ход» проектының юбилей сезонында катнашырга чакыралар.


27
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Алар урамда узып баручыларга 125 грамм авырлыктагы символик икмәк порцияләре тараткан  —  сугышның иң авыр көннәрендә блокадалы Ленинградта яшәүчеләр нәкъ менә шул кадәр ипи ала торган булган.


25
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

Татарстан башкаласында «Татарстан Республикасының ел студенты — 2024» премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Гран-прины Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы студенты Светлана Вяткина алды.

Казанның «Пирамида» мәдәни — күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы ел студенты — 2024» премиясен тапшыру тантанасында ШОС һәм БРИКСның яшь лидерлары бүләкләнде.


23
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университетында Россия Яшьләре һәм партнерлар продуктларына тигез керү мөмкинлеген тәэмин итү проекты кысаларында яңа «Студ.Пространство» ачылды.

Кара диңгез ярларына Татарстаннан тагын 30 волонтер юл тотачак, алар арасында Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары да бар.

23-29 гыйнвар көннәрендә Татарстанда Студентлар көнен бәйрәм итүгә багышланган һәм студентларның иҗади потенциалын үстерүгә һәм элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән чаралар узачак.

Татарстанда яшьләр торак конкурсында җиңүчеләрне игълан иттеләр. Конкурста республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән барлыгы 236 кеше катнашты. 49 кеше җиңүче булды.

2025 елда транспорт гранты буенча 5,7 меңнән артык студент ярдәм алачак. Түләү суммасы муниципаль берәмлеккә бәйле: Казан өчен - 11 мең сум, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Алабуга районнары өчен - 10 мең сум, калган районнар өчен - 8 мең сум.


22
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елда беренче тапкыр гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантлары конкурсында Татарстан эзләүчеләренең ике проекты «Тарихи хәтерне саклау» юнәлеше буенча 10 млн сумга якын финанс ярдәме алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International