ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2025 ел
җомга

2025 елда көндезге лагерьларны оештыру программасы дәвам итәчәк. Алар Татарстанның 10 районында үткәреләчәк.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы каршында «Ата-аналар институты» эшли башлаячак, анда яшь гаиләләргә экспертлар төп тәрбия мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы 2025 елда «Сәламәтлеккә курс» проектын башлап җибәрәчәк. Проект буенча республика районнарына һәм шәһәрләренә сәламәтлек саклау өлкәсендәге белгечләр чыгачак һәм яшьләр өчен консультацияләр үткәрәчәк.

Татарстанның авыл яшьләре өчен республика, федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге конкурсларда, грантларда, проектларда, семинарларда, форумнарда һәм башка чараларда катнашу өчен гаризалар бирү өчен кушымта булдырылды һәм эшләтеп җибәрелде.


28
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы студентларын «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектлары линейкасына кергән һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Россия Яшьләре), Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Твой Ход» проектының юбилей сезонында катнашырга чакыралар.


27
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Алар урамда узып баручыларга 125 грамм авырлыктагы символик икмәк порцияләре тараткан  —  сугышның иң авыр көннәрендә блокадалы Ленинградта яшәүчеләр нәкъ менә шул кадәр ипи ала торган булган.


25
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

Татарстан башкаласында «Татарстан Республикасының ел студенты — 2024» премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Гран-прины Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы студенты Светлана Вяткина алды.

Казанның «Пирамида» мәдәни — күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасы ел студенты — 2024» премиясен тапшыру тантанасында ШОС һәм БРИКСның яшь лидерлары бүләкләнде.


23
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университетында Россия Яшьләре һәм партнерлар продуктларына тигез керү мөмкинлеген тәэмин итү проекты кысаларында яңа «Студ.Пространство» ачылды.

Кара диңгез ярларына Татарстаннан тагын 30 волонтер юл тотачак, алар арасында Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары да бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International