«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы Премиясенең икенче сезонына гаризалар кабул итү тәмамланды. Россиянең 89 төбәгеннән һәм дөньяның 58 иленнән 58 000нән артык катнашучы бүгенге көндә башкаларга мөмкинлекләр тудыру тарихлары белән уртаклашты. Татарстан Республикасында яшәүчеләрдән 1 050 гариза алынган. Алда – эксперт советы бәясе һәм халык тавыш бирүе, алар премия финалистларын һәм җиңүчеләрен билгеләячәк.
Иртәгә, 28 октябрьдә, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы физик затлар өчен министрлыкның грант конкурсына багышланган #МарафонВозможностей туры эфирын үткәрәчәк, анда һәр яшь кеше катнаша һәм үз проектын гамәлгә ашыру өчен 300 мең сумга кадәр грант ота ала. Гомуми приз фонды – 7 млн сум.
25-26 октябрьдә «Әхмәтзәки» мәчете территориясендә «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» Республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Рухи иминлек архитектурасы: яшьләр мәсьәләсе» Беренче Республика мөселман яшьләре форумы уза.
Питрәч районында яшьләрне беренче ярдәм нигезләренә өйрәтүгә һәм үз иминлегенә һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышына җаваплы мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән «ПерVая помощь. Время действий» Форумы узды.
Әлмәттә эшләүче яшьләрнең «Наше время — Безнең заман» ел саен үткәрелә торган ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зона этабына старт бирелде. Быел фестиваль 13 мәртәбә уздырыла.
Конкурс 2019 елдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән инженер хезмәткәрләренең хезмәткә җәлеп итүчәнлекләрен һәм һөнәри осталыкларын арттыру максаты белән үткәрелә. Оештыру комитеты утырышын Республика Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов үткәрде, биредә VI конкурсның старт алуы турында игълан ителде.
Көзге каникулларда 381 оешма , шул исәптән республикадан читтә өч балаларны савыктыру лагере – «Сәләт-Ак Барс» (Кырым Республикасы), «Илеть» һәм «Сәләт-Батыр» (Марий Эл Республикасы) эшләячәк. Барлыгы 18 610 бала ял итәчәк – шулардан 6586 бала стационар лагерьларда, 12 024 бала мәктәп яны лагерьларында. Мобилизацияләнгәннәр гаиләләреннән 250дән артык баланы савыктыру планлаштырыла.
27 октябрьдә Татарстан Республикасында сәламәтлекне саклау технологияләренә багышланган «Яшьләр иминлеге – безнең приоритет» республика конференциясе узачак. Анда яшүсмерләр һәм яшьләр арасында социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау өлкәсендә эшчәнлек алып баручы 200 белгеч катнаша ала.
«Таврида.Арт» коммерцияле булмаган автоном оешмасы «Меганом» Иҗади индустрияләр академиясенең белем бирү чаралары координаторларының унынчы агымына теркәлү башлануы турында игълан итә.
Балалар һәм яшьләрнең «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте балалар һәм яшьләр өчен иң яхшы проектлар конкурсының өченче сезоны — «Беренчеләр хәрәкәтенең беренчел бүлекләре конкурсы» гариза бирү кампаниясенә старт бирде.