«Идел» яшьләр үзәгендә «Элемтә: мөнәсәбәтләр турында» проект сессиясе узды. Мәйданчыкта Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 90 катнашучы җыелды. Программа кысаларында алар сыгылмалы аралашу күнекмәләрен, социаль элемтәләрне һәм үз-үзеңне тәкъдим итү күнекмәләрен үстерделәр.
Яр Чаллыда эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган «Наше время — Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестиваленең беренче зона этабы узды.
Казанда Идел буе федераль округы студентлар отрядларының XV слеты узды. Чарада Россиянең 14 төбәгеннән 1000нән артык студент отрядлары вәкилләре, ветераннар, эш бирүчеләр һәм хәрәкәт партнерлары катнашты.
Казанда «Быть, а не казаться!-2025» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясадылар һәм илнең иң яхшы 100 остазын игълан иттеләр. 9 ай дәвамында алар сайлап алу этапларын, ярымфиналларны үттеләр һәм 70 меңнән артык дәгъвачы арасында иң яхшылары дип танылдылар.
«Кадрлар резервы»Республика проектының XVI сезоны тәмамланды. 89 катнашучының 23е финалга чыкты, ә 13е җиңүче булды.
Идел буе федераль округы студентлар отрядларының XV Слеты кысаларында Буада «Стройотрядчылар» скверын һәм студентлар отрядларына һәйкәл ачу тантанасы булды.
Казанда Идел буе федераль округы Студентлар отрядларының XV слеты старт алды, ул илнең 14 төбәгеннән 1000нән артык Россия студентлар отрядларын берләштерде.
Татарстанда ихтыярыйлык (волонтерлык) өлкәсендә Татарстан Республикасы Рәисенең «Игелекле Татарстан» премиясе, шулай ук «Татарстан Республикасында ихтыярыйлык (волонтерлык) үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе гамәлгә куелачак. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.
Татарстанда яшьләрнең барлык категорияләре белән системалы һәм комплекслы эшне дәвам итәргә, патриотик тәрбиягә аерым игътибар бирергә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
4 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасында яшь гражданнар форумы — Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм талантлар университеты тарафыннан 14-18 яшьлек яшүсмерләр өчен ел саен үткәрелә торган белем бирү мәйданчыгы узачак.