ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2025 ел
җомга

Татарстанның яшь рәссамнары «ФормАРТ» Идел буе федераль округы урам сәнгате фестиваленең VI сезонында катнашырга чакырыла


6
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «ТопБЛОГ» бөтенроссия проекты бишенче юбилей сезоны стартына әзерләнә. Блогсфераның төп белемнәрен үзләштерү буенча «Медиакампус» белем бирү программасына алдан теркәлү ачылды. Укулар апрельдә башланачак, ә әлегә теркәлгән катнашучылар курс стартына әзерләнә алачак: медиа күнекмәләрне яхшырту буенча онлайн-блогерлык марафоны узачак һәм шәхси кабинетта экспертлардан биремнәр һәм файдалы материаллар булачак.


5
март, 2025 ел
чәршәмбе

«Татарстан Республикасы Студентлар язы - 2025» фестиваленең югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары арасында гаризалар кампаниясе старт алды. Ул 25 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу юлы чара Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгесе астында узачак, дип хәбәр итте «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.


4
март, 2025 ел
сишәмбе

Түбән Камада Зәй, Сарман һәм Түбән Кама районнарыннан 1 меңнән артык катнашучыны берләштергән «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең зона этабы узды.

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазифасына конкурс старт алды. Конкурсның гариза бирү кампаниясе 2025 елның 20 мартына кадәр дәвам итәчәк.


3
март, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирүгә волонтерлар җыю башланды.


1
март, 2025 ел
шимбә

Бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында  «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә – Творчество мира и согласия» V төбәк этномәдәни студентлар фестиваленең юбилей гала-концерты узды.


28
февраль, 2025 ел
җомга

Владимир Меньшов исемендәге «Бергә җиңдек» юбилей XX Халыкара кинофестивале алдыннан традицион фестиваль киномарафоны ачыла, ул 2022 елдан аның аерылгысыз өлешенә әверелде.

9-11 апрельдә Казанда технологик бизнес өчен әйдәп баручы вакыйгаларның берсе — XIX Россия венчур форумы узачак. Форумның нуль көне Иннополиста 9 апрельдә узачак, төп чаралар (күргәзмә һәм эшлекле программа) 10-11 апрельдә Казанда узачак. Бу стартаплар, инвесторлар һәм эре компанияләр вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге өчен инновацион эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итә торган иң эре мәйданчык. Форумның оештыру комитетын РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков җитәкләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International