Актанышта «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең зона этабы узды, ул Татарстанның дүрт районыннан: Актаныш, Әгерҗе, Минзәлә, Мөслим районнарыннан 1000нән артык катнашучыны берләштерде. 175 тән артык иҗат номеры тәкъдим ителде.
«Россия яшьләре. Грантлар» 2025 эксперт составына Татарстанның 37 вәкиле керде. Алар гариза бирергә теләүчеләргә консультация бирәчәк, шулай ук проектларны бәяләүдә катнашачак.
Бүген дәүләт дәрәҗәсендә эзләү хәрәкәтен рәсми тануның 37 еллыгы билгеләп үтелә. Татарстанда «Ватан» берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы тарафыннан эзләнү эшчәнлеге актив алып барыла, ул 61 эзләнү отряды һәм 4 тарихи клуб составында төрле яшьтәге 1,2 меңнән артык эзләнүчене берләштерә.
«Артек»ның «Кырым. Артек. Россия» дип аталган өченче сменасына Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә шәһәрләреннән 60 бала китте.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкилләре – Коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Салават Рәхимов һәм Идарә эксперты Сергей Бродский катнашты.
Яр Чаллыда «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең зона этабы узды, ул Татарстанның дүрт муниципаль берәмлегеннән: Яр Чаллыдан, Тукай, Менделеевск һәм Алабуга районнарыннан 3,8 меңнән артык катнашучыны берләштерде.
Фестивальгә бөтен Татарстан Республикасыннан 51 команда килде.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы «Идел» Республика яшьләр үзәге нәселне саклауга багышланган чара оештырды.
Россия Яшьләре бөтен илдән яшь дизайнерларны, рәссамнарны, модельерларны һәм җитештерүчеләрне берләштерә торган «Яшьләр коды» яңа проектына гаризалар кабул итә башлый. Проект яшьләрнең уникаль визуаль кодын булдыруга юнәлдерелгән. Катнашучыларның идеяләре кием коллекцияләрендә, көнкүреш әйберләрендә һәм аксессуарларда чагылыш табачак.
«Кадрлар резервы» Республика проектының 16 нчы сезонында катнашуга гариза бирү өчен берничә көн калып бара, әлеге проектта катнашучылар үз идеяләрен тормышка ашыра алачак.