ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2025 ел
җомга

9-11 апрельдә Казанда технологик бизнес өчен әйдәп баручы вакыйгаларның берсе — XIX Россия венчур форумы узачак. Форумның нуль көне Иннополиста 9 апрельдә узачак, төп чаралар (күргәзмә һәм эшлекле программа) 10-11 апрельдә Казанда узачак. Бу стартаплар, инвесторлар һәм эре компанияләр вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге өчен инновацион эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итә торган иң эре мәйданчык. Форумның оештыру комитетын РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков җитәкләде.


27
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Чаллыда «КАМАЗ» Бөтенроссия студентлар җитештерү отрядының кышкы этабына йомгак ясалды. Ике айга якын предприятиедә Россиянең 12 төбәгеннән 212 студент хезмәт куйды –  катнашучылар географиясе Донецк Халык Республикасыннан Кемерово өлкәсенә кадәр сузылды.

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы «Профоразвитие» Бөтенроссия проектының 100 амбассадоры сайланды. Бу Россиянең 43 төбәгеннән килгән студентлар, аларга актив яшьләр бергәлеген формалаштырырга һәм проектта катнашуга күнекмәләрен арттырырга һәм һөнәрләрендә беренче адымнарын ясарга теләүче студентларны җәлеп итәргә кирәк булачак. Алар арасында Татарстан Республикасы вәкилләре дә бар.

Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы заманча лабораторияләр белән танышты һәм студентлар белән аралашты.


26
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Азнакай районында «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXV еллык ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең беренче зона этабы башланды. Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза.


25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында ведомствоның дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм ведомство буйсынуындагы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре өчен 2025 елда «БК белешмәләре» махсус программа тәэминаты ярдәмендә керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмә тутыру мәсьәләләре буенча укыту семинары узды.

Эстрада сәнгатенең «Созвездие – Йолдызлык» XXV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этаплары 26 февральдә старт ала, аларның беренчесе Азнакай районында узачак. Быел фестивальнең барлык концертлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланачак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

Мәктәп һәм югары уку йортлары программаларына пилотсыз очкычларны популярлаштыру чараларын кертергә кирәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.

Ел башыннан «Патриот» республика үзәге «Авангард» укыту-методик үзәге базасында Татарстан Республикасының барлык халкы өчен «Тактик медицина, радио алмашу һәм радиоэлемтә нигезләре»курсы буенча дәресләр ачылды. Аларда 150 дән артык кеше булды инде. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

Быел сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламаларны мобилизацияләнгән гражданнарның 7 меңнән артык баласы алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International