ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Балалар ялы Татарстан Республикасының 18 муниципаль берәмлегендә һәм республикадан читтә урнашкан ике лагерьда – «Илеть» балаларны сәламәтләндерү лагеренда (Марий Эл) һәм «Сәләт-Ак Барс» яшьләр үзәгендә (Кырым Республикасы) оештырылды, шулардан: 16 мәктәп яны лагеренда – 705 бала, 41 шәһәр читендәге сәламәтләндерү учреждениесендә – 5162 кеше.


9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Сәләт-Ак Барс» яшьләр үзәге базасында «Офык. Кышлау» профильле сменасы уңышлы тәмамланды.  биредә 273 бала катнашты, шуларның 243е — Татарстан Республикасыннан. Кышкы каникулларны һәм Яңа елны каршылауны яшь катнашучылар Кара диңгезнең матур ярында, Кырымның иң Көньяк ноктасында уздырдылар.

Февральдә республиканың Лаеш районы «Идел» яшьләр үзәгендә ТР эшләүче яшьләренең VII иҗади слеты узачак. Ул Татарстанда эшләүче яшьләрнең ел саен уза торган «Наше время – Безнең заман» XIII  ачык республика телевизион иҗат фестивалендә катнашуга әзерләнүгә багышлана.


8
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

10-12 гыйнварда «УРАМ» экстрим-паркында һәм Original People брейкинг буенча мәктәптә TEEN SPIRIT 3 брейкинг буенча өченче балалар-яшүсмерләр турниры узачак. Аны «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә оештыралар.


6
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Виктор Воропаев – «Татарстан Республикасының Ел волонтеры – 2024» Гран-при номинациясендә ирекле эшчәнлек өлкәсендә «Игелекле Татарстан» Республика премиясе җиңүчесе волонтер сыйфатында 2025 елгы Россия-Кытай уеннарында катнашу өчен Көньяк Сахалинскка килде.

«Идел» яшьләр үзәгендә «Созвездие - Йолдызлык» кышкы иҗат сменасы уза, анда Татарстанның 16 районыннан фестиваль лауреатлары һәм җиңүчеләре арасыннан 180 бала катнаша.


4
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

«Фәнсар» фәнни-мәгариф үзәгендә «Санак» мәгариф лабораториясенең беренче кышкы сессиясе старт алды, ә «Звездный» сәләтле балаларны һәм яшьләрне сәламәтләндерү, үстерү һәм укыту үзәгендә «Раушан» кышкы профильле смена уза.

Казанда «Мега» сәүдә үзәгендә балалар һәм яшьләрдә наркомания һәм бәйлелекне профилактикалауга багышланган «Ачарга кирәк булмаган ишек» фотокүргәзмәсе ачылды.


3
гыйнвар, 2025 ел
җомга

31 декабрьдә старт алган «Артек»ка Яңа ел сменасына Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Алабугадан һәм Яшел Үзәннән 50 бала килгән иде.


2
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр кышкы каникул чорында Татарстанның 57 лагеренда 7 меңнән артык бала ял итәчәк: 41 стационар балалар сәламәтләндерү лагеренда 6 меңнән артык кеше, ТРның 19 муниципаль берәмлегендә һәм республикадан читтә 3 балаларны сәламәтләндерү лагеренда – Марий Эл Республикасында һәм Кырым Республикасында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International