ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

ТР Яшьләр эшләре министрлыгының грант конкурсы йомгаклары буенча Татарстан районнарындагы яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен 37 шәһәр һәм районнан 69 проект сайлап алынган, алар 2025 елда гамәлгә ашырылачак. Финанслауның гомуми суммасы – 50 млн сум.


10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстанның 16 муниципалитетыннан барлыгы 355 гариза бирелгән, сайлап алу этапларыннан соң 38 катнашучы сынауларда үз көчләрен сынап карый алды. Аларның нәтиҗәләре буенча 14 катнашучы башкарма хакимиятнең җиде органына стажировкага чакырылды.

11-14 декабрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Безнең Татарстан» Республика яшьләр форумы узачак, анда яшьләр сәясәтенең төрле өлкәләре вәкилләре җыелачак. Ул 2010 елдан бирле ел саен уздырыла һәм яшьләр мәсьәләләре буенча фикер алышу, шулай ук яшьләр проектларын һәм идеяләрен тәкъдим итү һәм аларга ярдәм итү өчен уникаль мәйданчыкка әверелде.

«100 лидер –  киләчәк Татарстан» проектының бишенче сезонының гариза кампаниясе старт алды. Быел төп тема проектларда ясалма интеллект куллану булачак. Гаризаны конкурсның рәсми сайтында 10 февральгә кадәр бирергә мөмкин.

Татарстанлылар 20 декабрьгә кадәр Россиянең Яшьләр башкаласы – 2025 өчен тавыш бирә алалар. Идел буе федераль округы шәһәрләренең берсе-Пермь, әлеге исем алуга һәм яшьләр проектларын гамәлгә ашыруда, грант конкурсларында һәм федераль дәрәҗәдәге чараларда ярдәм итүгә дәгъва кыла. Тавыш бирүгә йомгак 2024 елның 22 декабрендә «Яшьләр вакыты» еллык премиясендә ясалачак.


9
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Йомгаклау исемлегенә 15 бурыч керде. Ел ахырына кадәр ведомствоның Иҗтимагый советы утырышында министрлыкның 5-7 гавами максаты билгеләнәчәк.

Мольерның 1664 елда язылган комедия пьесасы бөтен дөнья театрлары сәхнәләрендә киң куела һәм репертуарда безнең көннәргә кадәр саклана. «Созвездия - Йолдызлык» театрында режиссер Рәшид Заһидуллин булды.

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган «Алма — бирмә» республика коррупциягә каршы форумы узды. Форумга дәүләт хакимияте, бизнес, иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр вәкилләре җыелды.

Petro Сupның төп максаты – югары тармаклы һөнәри белем бирү программаларын һәм методикаларын хезмәт базары таләпләренә һәм тармак эш бирүчеләренең таләпләренә якынайту.


7
декабрь, 2024 ел
шимбә

#МЫВМЕСТЕ-2024 Халыкара гражданнар катнашуы форумында Татарстан җыелма командасы ирекле өлкәдәге казанышлары өчен берничә бүләк алды. Республикадан 30 кеше чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International