Яшьләр көне «УРАМ» экстрим-паркында һәм Горький исемендәге паркта 28 июньдә «Бел, ярат, горурлан, арттыр» дип аталган гомуми концепция астында узачак. Фестиваль мәйданчыкларында яшьләрнең бирелгән мөмкинлекләрдән файдаланып кына калмыйча, «Яшьләр һәм балалар» милли проектында гамәлгә ашырылган һәм «Татарстанда җәй» программасына кертелгән уникаль ярдәм кораллары аша үз потенциалын тормышка ашырып, бөтен җәмгыять файдасына иҗат итүләре күрсәтеләчәк.
Руслан Могыйнов үз чыгышында игътибарны дәүләт хезмәткәрләре, яшьләр оешмалары эшчәнлегендә коррупцион хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау эшенең мөһимлегенә, шулай ук коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән тыюларны һәм чикләүләрне үтәүгә юнәлтте.
Комплекслы куркынычсызлыкны тәэмин итү балаларның ялын һәм сәламәтләнүен оештыруда төп өстенлекләрнең берсе булып тора.
Халык әлеге акцияләргә республика район һәм шәһәрләрендә кушыла ала
Татарстанда эзләнү эшчәнлеге белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Ватан» берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы актив шөгыльләнә, ул 61 эзләнү отряды һәм дүрт тарихи клуб составында барлык яшьтәге 1,2 меңнән артык эзләнүчене берләштерә. Эзләнү хәрәкәтләре эшчәнлеге яшьләргә рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүнең иң нәтиҗәле формаларыннан берсе булып тора, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.
Форум эшче яшьләр, дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре яшь буын үсешенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен җыелачак уникаль мәйданчык булачак.
Чараларга керү тамашачылар һәм катнашучылар өчен Яшьләр көне сайтында алдан теркәлү буенча ирекле. Шунда ук фестивальнең төп программасы бастырылачак. Шулай ук барлык актуаль һәм җентекле мәгълүмат социаль челтәрләрдә — «Яшьләр көне | Татарстан»Telegram-каналында урнаштырылачак.
Ул кунакларга үзенең төрле сәхнәләрдә, шул исәптән Казан театр училищесында, Качалов театрында уйнаган спектакльләре тарихы, яраткан рольләре турында сөйләде, танылган хезмәттәшләрен һәм остазларын искә төшерде. Шулай ук үзенең гаилә тарихын сөйләде.
Көн буена дистәләгән гаилә, яшьләр, балалар һәм яшүсмерләр вәкилләре, аларның укытучылары һәм ата-аналары үзләре өчен ниндидер яңалык белә алды, интернетта үз гамәлләрен саклап калу яки цифрлы гигиена кагыйдәләрен хәтерләрендә яңартты.
Гран — прины һәм медиа юнәлеше буенча КФУга керү мөмкинлеген Түбән Кама шәһәреннән катнашучы Альмира Хайброва алды («Рус телендә басма журналистика» юнәлеше). Фестивальнең ачышы Арча районыннан Азат Наземетдинов булды («Подкастлар һәм радио» юнәлеше).