ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

«Идел»  Яшьләр үзәге базасында республика яшьләре өчен потенциалны ачуга, шәхси үсеш стратегиясен һәм шәхси брендны формалаштыруга багышланган «Кыйммәт: үсеш турында» проект сессиясе узды. Смена Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан үткәрелде.

MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады, аның ярдәмендә дәүләт учреждениеләренә бармыйча гына кирәкле сервисларны дистанцион рәвештә алырга мөмкин.


13
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Югары белем бирү оешмаларының «Россия Студентлар язы» XXXIII Бөтенроссия фестивале Татарстан Республикасы башкаласында 25-29 ноябрьдә узачак һәм Россиядә югары уку йортлары студентлары өчен массакүләм яшьләр конкурс чараларының берсе булачак. Фестиваль Россиядә Ватанны саклаучылар елына багышланачак һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында узачак.

17 октябрьдә ел саен үткәрелә торган «Наше время — Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зона этаплары старт ала. Фестивальнең тематикасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Эшләүче яшьләр «Музыка юнәлеше», «Бию юнәлеше» һәм «Дан минуты» номинацияләрендә шәхси рәвештә дә, команда буларак та чыгыш ясый алачак.

Вологдада «Минем медиа сайлауларым» Өченче Бөтенроссия конкурсының финалы узды. «Яңа мәгълүмати технологияләр өчен» номинациясендә Татарстаннан Светлана Еремова җиңүче булды.

«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Һөнәри үсеш» Бөтенроссия проекты һөнәрләрендә беренче адымнарын ясаучылар һәм хыялдагы карьераларын төзергә теләүчеләр өчен махсус булдырылган онлайн-курсларның яңа сериясен тәкъдим итте.


12
октябрь, 2025 ел
якшәмбе

Казан ярминкәсе территориясендә «Быть, а не казаться!-2025» Бөтенроссия остазлар конкурсы финалистлары өчен«Прорыв» хәрби-патриотик уенының импровизацияләнгән полигоны ачылды. Аны Роспатриотүзәк һәм «ВОИН» үзәге оештырды.

11 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр Казанда «Быть, а не казаться!-2025» Бөтенроссия остазлар конкурсының финалы уза. Катнашучыларга үз компетенцияләрен күрсәтергә һәм конкурс ярышлары узарга кирәк. Нәтиҗәләр буенча 100 җиңүченең исеме билгеле булачак. Конкурсның максаты  –  «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә торган остазлык өлкәсен үстерүгә юнәлдерелгән патриотик тәрбия механизмнарын камилләштерү.


10
октябрь, 2025 ел
җомга

6 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы ирекле эшчәнлек эпицентрына әверелә. Бөтен республика буенча ел саен уздырыла торган «Көзге мәрхәмәтлелек атнасы» масштаблы акциясе уза, ул инде берничә ел меңләгән кешене мәрхәмәтле гамәлләр кылу өчен берләштерә.

Казанда «Вверх!» Республика конкурсына старт бирелде, әлеге конкурс үсеш программасыннан башланды. Ул конкурсның икенче этабы кысаларында уза һәм үз эченә идарә итү һәм аналитика күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән лекцияләр, тренинглар һәм практик дәресләр сериясе, шулай ук катнашучыларны дәүләт хакимияте органнары системасы белән таныштыруны ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International