ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2025 ел
чәршәмбе

20 августтан 24 августка кадәр Казанда брейкинг һәм урам сәнгате буенча «Комбонейшн»17 нче Халыкара турниры узачак. Бу Россиядә дөньяда аналоглары булмаган, брейкинг һәм граффити өлкәсендә халыкара ивент, ул бөтен Россиядән һәм дөньядан иң яхшы биючеләрне һәм граффити-артистларны Татарстан башкаласына җыячак.

«Киләчәкне сайлыйм» проекты кысаларында Казанның балалар лагерьларында ял итүче 300дән артык бала һәм яшүсмер алдынгы җиңел сәнәгать предприятиеләрендә һәм технологик мәйданчыкларда булды.

«Яңа дулкын»га волонтерлар өчен гаризалар кампаниясе, «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» X Бөтенроссия форумы һәм «Яшьләр һәм шәһәр мохите» II Бөтенроссия яшьләр форумы старт алды.

Бөтендөнья яшьләр көнендә, 12 августта, «Созвездие-Йолдызлык» республика үзәгендә Татарстанда дәүләт яшьләр сәясәтенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.


12
август, 2025 ел
сишәмбе

«Волга» яшьләр үзәгендә сентябрь һәм октябрь айларында «Люби. Созидай. Вдохновляй» проект сессияләре узачак, анда Татарстаннан теләсә кайсы яшь кеше катнаша алачак.

Халыкара яшьләр көнендә Казан Кремле территориясендә «Яшь парларга грантлар» проектында беренче җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Пермьдә Идел буе федераль округының эшләүче яшьләр өчен «МолоТ» яңа иҗтимагый проектының финалын ябу тантанасы булды.

Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга конкурста катнашуга гаризалар кабул итү башланды.

Татарстанның Спас районы Вертолетный утравында ике масштаблы чараны ачу тантанасы булды: «Һәлак булганнарны эзләүчеләр» укыту-күнекмә сәфәре һәм авыр тормыш хәлендә калган һәм профилактик хисапта торучы яшүсмерләр өчен республика профиль сменасы.


11
август, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстанда, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, 2019 елдан «Җәй – балаларга» балалар һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа ярдәмендә шушы вакыт эчендә 6,97 млрд сумга 43 балаларны савыктыру лагере төзекләндерелде һәм төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International