«Татарстан Республикасы Студентлар язы - 2025» фестиваленең югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары арасында гаризалар кампаниясе старт алды. Ул 25 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу юлы чара Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгесе астында узачак, дип хәбәр итте «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина.
«Касперский лабораториясе» өченче ел рәттән «Цифрлы ликбез» Бөтенроссия агарту проектында катнаша.
Түбән Камада Зәй, Сарман һәм Түбән Кама районнарыннан 1 меңнән артык катнашучыны берләштергән «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең зона этабы узды.
Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазифасына конкурс старт алды. Конкурсның гариза бирү кампаниясе 2025 елның 20 мартына кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирүгә волонтерлар җыю башланды.
Бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә – Творчество мира и согласия» V төбәк этномәдәни студентлар фестиваленең юбилей гала-концерты узды.
Владимир Меньшов исемендәге «Бергә җиңдек» юбилей XX Халыкара кинофестивале алдыннан традицион фестиваль киномарафоны ачыла, ул 2022 елдан аның аерылгысыз өлешенә әверелде.
9-11 апрельдә Казанда технологик бизнес өчен әйдәп баручы вакыйгаларның берсе — XIX Россия венчур форумы узачак. Форумның нуль көне Иннополиста 9 апрельдә узачак, төп чаралар (күргәзмә һәм эшлекле программа) 10-11 апрельдә Казанда узачак. Бу стартаплар, инвесторлар һәм эре компанияләр вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге өчен инновацион эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итә торган иң эре мәйданчык. Форумның оештыру комитетын РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков җитәкләде.
Чаллыда «КАМАЗ» Бөтенроссия студентлар җитештерү отрядының кышкы этабына йомгак ясалды. Ике айга якын предприятиедә Россиянең 12 төбәгеннән 212 студент хезмәт куйды – катнашучылар географиясе Донецк Халык Республикасыннан Кемерово өлкәсенә кадәр сузылды.
«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы «Профоразвитие» Бөтенроссия проектының 100 амбассадоры сайланды. Бу Россиянең 43 төбәгеннән килгән студентлар, аларга актив яшьләр бергәлеген формалаштырырга һәм проектта катнашуга күнекмәләрен арттырырга һәм һөнәрләрендә беренче адымнарын ясарга теләүче студентларны җәлеп итәргә кирәк булачак. Алар арасында Татарстан Республикасы вәкилләре дә бар.