Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы заманча лабораторияләр белән танышты һәм студентлар белән аралашты.
Бүген Азнакай районында «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXV еллык ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең беренче зона этабы башланды. Фестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында ведомствоның дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм ведомство буйсынуындагы дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре өчен 2025 елда «БК белешмәләре» махсус программа тәэминаты ярдәмендә керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмә тутыру мәсьәләләре буенча укыту семинары узды.
Эстрада сәнгатенең «Созвездие – Йолдызлык» XXV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этаплары 26 февральдә старт ала, аларның беренчесе Азнакай районында узачак. Быел фестивальнең барлык концертлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланачак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
Мәктәп һәм югары уку йортлары программаларына пилотсыз очкычларны популярлаштыру чараларын кертергә кирәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.
Ел башыннан «Патриот» республика үзәге «Авангард» укыту-методик үзәге базасында Татарстан Республикасының барлык халкы өчен «Тактик медицина, радио алмашу һәм радиоэлемтә нигезләре»курсы буенча дәресләр ачылды. Аларда 150 дән артык кеше булды инде. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
Быел сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламаларны мобилизацияләнгән гражданнарның 7 меңнән артык баласы алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
Владивостокта узган 8-11 сыйныф укучылары өчен Милли технологик олимпиаданың бу сезонда беренче финалында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре билгеле булды. Милли технологик олимпиада РФ Фән һәм югары белем министрлыгы координациясе астында «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы белән берлектә үткәрелә һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Нәтиҗәләр берьюлы ике профиль буенча игълан ителде: «Су робототехник системалары» һәм «Виртуаль чынбарлык технологияләре». Иң көчлеләр арасында – Казан мәктәп укучылары.
KazanExpo күргәзмә комплексында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы хәрби-патриотик күргәзмә һәм республика яшьләр хәрәкәтләре катнашында театральләштерелгән программа тәкъдим итте.
«Идел» яшьләр үзәгендә Татарстанның иҗади эшләүче яшьләренең VII слеты старт алды, анда республиканың төрле предприятиеләреннән 100 гә якын яшь кеше катнашты.