2024 елда 5 лагерьга 4,3 км озынлыкта 5 керү юлы ремонтланган. 2025 ел программасы проектында 6 муниципаль районда 7 балаларны савыктыру лагеры ремонтланган.
2024 ел нәтиҗәләре буенча республика эзләү отрядлары Бөек Ватан сугышы барган урыннар буенча 34 экспедициядә катнашты.
Татарстанда 2025 елда яшь галимнәр өчен торак программасы барлыкка киләчәк. Алар торак шартларын яхшырту өчен 1 млн сумнан артык субсидия ала алачак.
Финалга 99 кеше чыкты, шуларның 13е илнең җиде төбәгеннән төрле номинацияләрдә җиңү яулады.
Казанда «Татнефть Арена»да Республика чыршысының беренче тамашасы тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә барлыгы ике тамаша булачак. Шулай ук чыршыга барлыгы 17 меңнән артык кеше килер дип планлаштырыла.
Киләсе елда «Созвездие - Йолдызлык» фестивалендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә аерым игътибар биреләчәк. Гамәлдәге номинацияләр кысаларында оештыручылар Бөек Җиңү һәм Махсус хәрби операция темасына багышланган күп санлы иҗади номерлар көтә.
Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Буа яшүсмере Ислам Хисаметдиновның министр белән бер көн үткәрергә теләгән хатына җавап бирде. Бүген егет көнозын министр белән булды, берничә киңәшмәдә катнашты һәм расписание белән танышты.
Казан Дәүләт энергетика университеты Татарстанда югары уку йортлары арасында беренче булып үз корпусларының берсендә ана һәм бала бүлмәсен ачты. Анда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская булып кайтты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Республика Яңа ел чыршысы 25 декабрьдә узачак. «Татнефть Арена» боз сарае базасында 12.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә ике тамаша булачак, аларга 17 меңгә якын бала киләчәк, алар арасында укуда, иҗатта, спорт ярышларында һәм иҗтимагый тормышта үзләрен күрсәткән укучылар, балалар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм авыр тормыш хәлендә калганнарның балалары булачак.
Юрий Маясин – югары белем бирү оешмаларының «Ел студенты» Россия милли премиясе иясе.