6 октябрьдә 18: 30 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Республика» КВН Лигасының ярымфиналы узачак. Финалга чыгу өчен Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләреннән, шулай ук Марий Эл Республикасыннан 9 команда көрәшәчәк.
10 октябрьдә «Созвездие-Йолдызлык» Арт – резиденциясе ремонттан соң Алафузов театры бинасында үз ишекләрен ача.
Татарстанда «Конструктив» Республика форумы старт алды. Ачылу яшьләр арасында террорчылык һәм экстремизм идеологиясен профилактикалауга юнәлдерелгән зур экосистемага старт бирде, аның кысаларында «Конструктив» форумы һәм Татарстанның барлык 45 районы һәм шәһәре буенча «Конструктив диалог» зур туры узачак.
БРИКС илләре саммиты алдыннан Казанда халыкара мөнәсәбәтләрнең киләчәге турында фикер алышачаклар. 4 октябрьдә Казан Кремлендә «Казан диалоглары» – Яшьләр дипломатиясе академиясе тарафыннан Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә оештырылган чара узачак.
Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенең гариза кампаниясе башланып китте, ул ике елга бер мәртәбә Татарстан Республикасы яшьләренең талантлы вәкилләренә театр сәнгатен, сынлы сәнгатьне, кино һәм журналистиканы, әдәбиятны үстерүгә керткән өлешләре, шулай ук музыка сәнгате өлкәсендә, яшьләр программаларын гамәлгә ашыруда югары казанышлары өчен бирелә.
«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Цифрлы алга китеш. Сезон: ясалма интеллект» Бөтенроссия хакатоны җиңүчеләре һәм призерлары исемнәре игълан ителде. Бүләкләү тантанасы «Сенеж» идарәсе остаханәсендә узды.
4 октябрьдән эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган «Наше время — Безнең заман» ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зона этаплары старт ала. 2024 елда алар 4 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр узачак һәм гадәттәгечә фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатларының суперфиналы һәм гала-концерты белән тәмамланачак.
«Уенны башла» конкурсына Россиянең барлык төбәкләреннән һәм 14 чит илдән 51 772 кеше теркәлгән инде.
2024 елның 16-18 октябрендә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы белән берлектә яшь гаиләләрдә мәхәббәтне саклауга һәм гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга багышланган проект сессиясе оештыра
2 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр «Игелекле» лагере территориясендә Татарстан Республикасының иреклеләр (волонтерлар) оешмалары белән хезмәттәшлек өчен җаваплы дәүләт, муниципаль учреждениеләр һәм оешмалар белгечләре өчен семинар узачак