ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2026 ел
сишәмбе

«За пределом» 16+ документаль фильмы — ул бер ялгыш борылышның тормышта барысын да сызып ташларга мөмкин булуы турындагы тарихлар. Биш егет, төрле шәһәр һәм гаиләләрдән, әмма финал бер — төрмә. Фильмда — курку, оят һәм соңга калып килгән аңлау, изоляциядәге тормыш турында ачыктан-ачык белдерүләр.

2026 елның 16 мартына кадәр конкурсның икенче циклына гаризалар кабул ителә. Максатчан капиталлар формалаштырган яки моны эшләргә планлаштырган коммерцияле булмаган оешмалар катнаша ала.


2
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Казанга 10 волонтердан торган төркем кайтты, алар атнадан аз гына артыграк Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм иттеләр. Алар авиа һөҗүмнәрдән соң өемнәрне сүтүдә, ныгытмалар төзүдә һәм башка процессларда катнаштылар.


30
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов белән берлектә, капиталь ремонт программасына потенциаль кертелгән объектларны йөреп чыктылар.

Февраль аенда Татарстан Республикасында Муса Җәлил исемендәге V Бөтенроссия «Шагыйрь һәм музыка» музыкаль-шигъри фестивале лауреатларының концертлары — тарихи хәтерне саклауга һәм талантлы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән әһәмиятле мәдәни проект узачак, бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә


28
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

27 гыйнварда Казанда «Татарстан Республикасы Ел студенты — 2025» республика премиясен тапшыру тантанасы булды.


27
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә «Ел инновациясе» республика конкурсының «Перспектива» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.


26
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Төбәк илкүләм проектның 3 федераль проектында катнаша һәм барлык төп юнәлешләр буенча тотрыклы нәтиҗәләр күрсәтә.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә Алексей Талайга тантаналы рәвештә «Рәхмәтле буыннарның тере хәтере» проектын гамәлгә ашыру өчен җыелган тәңкәләрне тапшырдылар.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров ведомствоның йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясап, 2025 елга йомгак ясады һәм алдагы чорга төп бурычларны билгеләде. Докладта инфраструктураны үстерүгә, яшьләрне җәлеп итүгә, патриотик тәрбиягә һәм ведомствоара багланышларга аерым игътибар бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International