Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре өчен төбәк грантларга гариза бирү кампаниясе старт алды. 2026 елда финанслауның гомуми күләме 50 млн сум тәшкил итәчәк. Гаризалар кабул итү башлану турында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров ведомствоның йомгаклау коллегиясе барышында хәбәр итте.
26 гыйнварда 10:00 сәгатьтә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясе узачак. Ведомствоның 2025 елдагы төп эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлары турында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров сөйләячәк.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Беларусь Республикасы Милли Паралимпия җыелма командасы әгъзасы, хәйрияче һәм җәмәгать эшлеклесе Алексей Талай белән мотивацион очрашулар циклы планлаштырылган.
Казандагы «Пирамида» мәдәни – күңел ачу комплексында 27 гыйнварда «Татарстан Республикасының Ел студенты – 2025» премиясен тапшыру тантанасы була. Быел аңа рекордлы санда гаризалар килде – 600 гә якын.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанның 10 волонтерыннан торган делегация чик буе районнарында инфраструктураны торгызуда ярдәм итү өчен Курск өлкәсенә юл тотты.
20 гыйнварда Татарстан Республикасы Рәисенең «Игелекле Татарстан» волонтерлыкны үстерүгә керткән өлеш өчен Республика Рәисе премиясен гамәлгә кую турындагы Указы чыкты. Ул ихтыярыйларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү максатларында үткәреләчәк.
Яшьләр дипломатиясе академиясе аудиториянең глобаль чакырулар турында хәбәрдарлыгын арттыру һәм һәр кешенең аларны хәл итүгә ничек өлеш кертә алуын күрсәтү өчен тотрыклы үсеш максатларына багышланган 10 белем бирү видеосыннан торган серияне башлап җибәрә.
27 гыйнварда Түбән Камада Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә багышланган ел саен үткәрелә торган «Блокада икмәге» патриотик акциясе узачак.
Казанда республиканың актив һәм битараф булмаган яшьләрен берләштергән масштаблы донорлык акциясенең беренче көне старт алды. Акциядә Татарстанның әйдәп баручы югары уку йортлары студентлары катнашты, аларның күбесе өчен донорлык инде күркәм традициягә һәм волонтерлык эшчәнлегенең мөһим өлешенә әверелгән.
«Таврида» арт-кластеры бөтен ил буенча төбәк амбассадорларын һәм командалар остазларын сайлап алу конкурсына старт игълан итә. Катнашуга төбәкнең мәдәни мохитен үстерергә һәм яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр ачарга әзер булган Татарстан Республикасының актив һәм иҗади яшьләре чакырыла.