«Лига Форум» Студентлар белем бирү форумы командасы сменаларның йолдызлы кунагын игълан итте — ул 2000 еллар башында киң популярлык алып, танылган Россия җырчысы, композитор һәм продюсер Доминик Джокер булачак.
Илнең яшь медиа талантларына ярдәм итүдә иң масштаблы проект — медиа һәм журналистика өлкәсендә «ШУМ» Бөтенроссия яшьләр премиясендә катнашуга гариза бирү кампаниясе дәвам итә.
Татарстан яшьләрен «Связующая нить» Бөтенроссия тарихи-патриотик акция-конкурсында катнашырга чакыралар. Әлеге проект тарихи хәтерне саклауга һәм буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән масштаблы проект.
Җәйге кампусның йомгаклау көнендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков катнашучылар белән очрашты, анда һәркем кызыксындырган сорауларны бирә алды
Татарстан лагерьларында җәйге сәламәтләндерү кампаниясе дәвам итә. Июнь башыннан 1593 ял оешмасында 118 764 бала ял итә, бу планлаштырылган күләмнең 76,8%ын тәшкил итә. Җәй көне 154 526 бала һәм яшүсмерне ял белән тәэмин итү планлаштырыла.
«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы «Башка эш» проектының «Һәрвакыт әзер!» дүртенче сезон җиңүчеләре билгеле булды.
«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Минем һөнәрем – ИТ» Бөтенроссия конкурсының яңа сезоны старт алды. Проект мәгълүмат технологияләрен кулланып продуктлар һәм сервислар булдыру өлкәсендә талантлы, перспективалы белгечләрне эзләүгә, үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасыннан «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Мин – профессионал» алтын медаль ияләре яшүсмерләрнең тормышын үзгәртә: Диана Губина «ШАГ к добру» остазлык проектын булдырды, ә Алинә Мифтахетдинова уен форматында «ПРАВОВАЯ АРЕНА» медиапроекты аша хокукка өйрәтә. Аларның инициативалары – профессионализм һәм социаль җаваплылыкның киләчәкне ничек үзгәртүенең ачык мисалы.
«Россия — минем җирем!» Мәскәү төбәкара шигъри конкурсында катнашуга гариза бирү кампаниясе башланды. Конкурста яшәү төбәгенә бәйсез рәвештә, 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге профессионаллар, шулай ук әле эшли генә башлаган авторлар да катнаша ала.
Сәет – сәләтле балалар өчен оештырылган милли һәм халыкара дәрәҗәле конкурсларда һәм фестивальләрдә, «Созвездие-Йолдызлык» республика фестивалендә күп тапкырлар җиңүче һәм лауреат, ТР Рәисе стипендиясен откан, Беренче каналдагы «Лучше всех» тамашасында катнашкан, «Голос дети» проектының суперфиналы призеры.