Җиңү паркында Совет солдаты, Советлар Союзы Герое Гази Заһитов истәлегенә чәчәкләр салу тантанасы булды.20 нче августта геройның 100 еллыгы билгеләп үтелде
22-25 августта Казанда «Восток» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында «Soft Skills Russia» Беренче Бөтенроссия чемпионаты узачак
«ТУМБЛЕР»яшьләр (яшүсмерләр) клублары җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү буенча республика программасын ачу тантанасы булды. Чара 20 августка кадәр узачак
20-23 август көннәрендә Ульяновск шәһәрендә Россиянең проект командалары өчен Россия яшьләр берлегенең «Үсеш киңлеге» кече шәһәрләр һәм җирлекләр территорияләрен социаль үстерүгә яшьләрне җәлеп итү программасы кысаларында Үсеш өчен 12 киңлек эшләячәк. Чарада Татарстаннан проект командалары катнашачак
Мәдәни киңлекләрне үстерү буенча «Яктылык урыны» креатив идеяләр бәйгесенә гариза бирергә өлгер!Гаризалар 20 августка кадәр кабул ителә. Оештыручылар - Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык белән берлектә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы.
30 августта ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары зур концерт белән чыгыш ясаячак. Эшләүче яшьләр Татарстан Республикасы көне һәм шәһәр көне уңаеннан Казан халкы һәм кунаклары өчен иҗади бүләк ясаячак
Бөтен Россиядән аграр югары һәм урта махсус уку йортларының 200дән артык студенты «Кайтам» мәгариф программасында катнашачак. Чара 12-16 сентябрь көннәрендә Лаеш районының «Звездный» укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә узачак. Гаризаны 2021 елның 5 сентябренә кадәр тапшырырга мөмкин. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев «Кадрлар резервы» республика яшьләр проектының XII сезонының өченче этабында катнашучылар белән очрашты. Очрашуның темасы итеп Татарстан Республикасының эчке сәясәте, аның чакырулары һәм өстенлекләре билгеләнгән иде
2021 елның 18 августында 10.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасында балаларга һәм яшүсмерләргә өстәмә белем бирүне оештыру»темасына турыдан-туры эфир булачак. Трансляция Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында барачак. Оештыручылар-Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы
Татарстанда онкодиагнозлы волонтерлар өчен «Мин-волонтер. Аңлы волонтерлык. Яман шешне бергә җиңәчәкбез» темасына укулар үтте