Мәктәп һәм югары уку йортлары программаларына пилотсыз очкычларны популярлаштыру чараларын кертергә кирәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.
Ел башыннан «Патриот» республика үзәге «Авангард» укыту-методик үзәге базасында Татарстан Республикасының барлык халкы өчен «Тактик медицина, радио алмашу һәм радиоэлемтә нигезләре»курсы буенча дәресләр ачылды. Аларда 150 дән артык кеше булды инде. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
Быел сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламаларны мобилизацияләнгән гражданнарның 7 меңнән артык баласы алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.
Владивостокта узган 8-11 сыйныф укучылары өчен Милли технологик олимпиаданың бу сезонда беренче финалында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре билгеле булды. Милли технологик олимпиада РФ Фән һәм югары белем министрлыгы координациясе астында «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы белән берлектә үткәрелә һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Нәтиҗәләр берьюлы ике профиль буенча игълан ителде: «Су робототехник системалары» һәм «Виртуаль чынбарлык технологияләре». Иң көчлеләр арасында – Казан мәктәп укучылары.
KazanExpo күргәзмә комплексында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы хәрби-патриотик күргәзмә һәм республика яшьләр хәрәкәтләре катнашында театральләштерелгән программа тәкъдим итте.
«Идел» яшьләр үзәгендә Татарстанның иҗади эшләүче яшьләренең VII слеты старт алды, анда республиканың төрле предприятиеләреннән 100 гә якын яшь кеше катнашты.
Бәшир Рәмиев исемендәге IT-Паркта «Сәләт» берләшмәсенең 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм берләшмәнең сәләтле балаларын һәм талантлы яшьләрен бүләкләделәр, берләшмә әгъзаларының, партнерларының, берләшмә проектларын оештыручыларның һәм авторларының казанышларын таныдылар.
Казанда «Җиңү» республика хәрби-спорт уены старт алды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан сайлап алу этабын узган 16 команда катнаша. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңүгә кадәр 80 көн» акциясендә беренчеләрдән булды.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 2024 елга кабул ителгән җиде гавами максатның үтәлеше турында хисап тотты. Аларның бишесе үтәлгән, икесе өлешчә үтәлгән дип танылды.
Татарстанда Җиңүнең 80 еллыгына һәм илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елына багышланган «Җиңүгә кадәр 80 көн» акциясе старт ала. Бөек Җиңү бәйрәменә кадәр 80 көн дәвамында һәр көнне совет солдатлары турындагы хәтерне мәңгеләштерүгә һәм тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән республика һәм муниципаль дәрәҗәдәге төрле чаралар үткәреләчәк.