ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2021 ел
шимбә

Пленар утырыш кысаларында Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов яшьләр сәясәтенең федераль стандарты булмавын искәртте һәм илнең һәр муниципалитетында яшьләр сәясәте учреждениеләренең тәэмин ителеше нормасын беркетергә тәкъдим итте

Конгрессның пленар утырышы барышында чакырылган кунаклар һәм чыгыш ясаучылар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре  министры Дамир Фәттахов тәкъдим иткән идеяне яклап чыктылар. Идея эчтәлеге буенча, ягъни яшьләр сәясәте учреждениеләре номенклатурасын һәм һәр муниципалитетта тәэмин ителеш нормасын ныгыту өчен, ил төбәкләреннән галимнәр һәм экспертлар катнашында Ведомствоара эшче төркем төзү турында фикер алыштылар

Пленар утырыш барышында ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның ведомствоара характерда булуы әһәмиятен билгеләп үтте

Конгресста  галимнәр, башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары җитәкчеләре, белгечләре, иҗтимагый оешмалар һәм яшьләр үзләре – барлыгы 200 кеше катнашты

19-21 мартта «IT-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк мәйданчыгында «Яшьләр глобаль көн тәртибендә. Яшьләр сәясәте: дөнья һәм региональ тәҗрибә" халыкара фәнни – гамәли конференциясе үтә.(алга таба-Конгресс). Конгресста  галимнәр, башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары җитәкчеләре, белгечләре, иҗтимагый оешмалар һәм яшьләр үзләре катнаша. Казан IT-паркы мәйданчыгында илнең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Канада, Италия, Кытай, Һиндстан, Төркия, Европа Берлегеннән 200дән артык катнашучы җыелган иде


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Конгресс кысаларында өч төп платформаның эше планлаштырылган: 4 секция буенча фәнни-гамәли конференция, дискуссия һәм белем бирү мәйданчыклары. Экспертлар докладлары белән төп сәхнәдә чыгыш ясаячак, ә онлайн-трансляция режимында теләсә кайсы кеше кызыксындырган сорауларын бирә алачак


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Республика мәктәбендә 150 яшь белгеч катнашты, алар республиканың алдынгы эшчеләре белән таныша алдылар, эшкә урнашу сорауларын карап үттеләр, эш практикасын үтүдә кулай механизмнарны эшләүдә катнаштылар


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Чарада Россиянең төрле почмакларыннан 27 команда һәм 262 катнашучы көч сынады 


14
март, 2021 ел
якшәмбе

«Театрлы Идел буе»  лауреатларының исемнәре Бөтендөнья театр көнендә  фестивальне ябу тантанасында билгеле булачак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International