24 февральдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының 2025 елга куелган максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыруга йомгак ясауга багышланган иҗтимагый тыңлаулар узды.
Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, мазсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә системалы ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр – айлык түләүләрдән һәм субсидияләрдән алып грантларга, тернәкләндерү һәм эшкә урнаштыру программаларына кадәр. Республикада нинди программалар гамәлдә булуын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
21 февральдә Казанның иҗтимагый киңлекләрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган профилактик акция старт алды. Теләге булган һәркем берничә минутка туктап, уйлана һәм яклау, җаваплылык һәм куркынычсызлык турындагы мөһим сорауларга җавап бирә ала.
Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Созвездие – Йолдызлык» XXVI ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале старт алды. Проектның яңа сезоны турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә катнашучылар сөйләде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Батырлар. Герои Татарстана» проектын тәкъдим иттеләр. Инициативаларның шактый өлеше республикада патриотик тәрбия системасын үстерүгә, яшьләрне җәлеп итүгә һәм имин һәм иҗади яшьләр мохитен булдыруга юнәлдерелгән.
Россия Студентлар отрядлары көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстанда «Кама Артегы» үзәгендә «СО.Здание» Студентлар отрядларының мультиформат киңлеген ачу тантанасы булды.
«Росмолодёжь. Гранты» конкурсы башланды. 35 яшькә кадәрге яшьләр үз проектлары турында сөйли һәм аны гамәлгә ашыру өчен 1,5 млн сумга кадәр акча алачак.
Байлар Сабасында ике яңа объект ачылды: «Оста» Балалар иҗаты үзәге һәм «Кәеф» Яшьләр үзәге. Яңа яшьләр үзәкләре «Саба-арена» спорт комплексы янында урнашкан.
"Созвездие-Йолдызлык" Арт - резиденциясендә берьюлы берничә конкурс һәм яшьләр фәненә ярдәм итү программалары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чара бөтен республиканың иң яхшы студентларын, аспирантларын һәм яшь галимнәрен берләштерде, Татарстанның илнең алдынгы фәнни-мәгариф төбәкләренең берсе буларак югары статусын раслады.
17 февральдә Россия Студентлар отрядлары көнендә Казанда «Татарстан Республикасының иң яхшы студентлар хезмәт отряды» конкурсының бүләкләү тантанасы булды.