ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Яр Чаллыда шәһәрнең 400 еллыгын һәм беренче «КАМАЗ» автомобилен чыгаруга 50 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы булды.

17: 30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Руслан Семенов ТНВ телеканалында «Татарстан без коррупции» тапшыруының туры эфирында балалар ялын оештыруда коррупцион хокук бозуларны профилактикалау темасына чыгыш ясаячак.


15
февраль, 2026 ел
якшәмбе

Татарстанда бердәм республика әйдаманнар мәктәбенә кабул итү ачылды. Быелгы укыту кампаниясенең үзенчәлеге шунда ки, алдагы елларда балалар ялын һәр төбәк оештыручысы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе өчен әйдаманнарны мөстәкыйль әзерләгән, ә бу юлы чара берьюлы берничә шундый оештыручыны берләштергән.

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Созвездие – Йолдызлык» XXVI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале старт алды, барлык фестиваль чараларының төп темасы Ватанны саклаучыларның батырлыклары һәм барлык буын тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге булачак.


14
февраль, 2026 ел
шимбә

Казанда илдә иң әһәмиятле вакыйгаларының берсе — «Россия чаңгы юлы-2026» 44 нче Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы узды. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров республика җитәкчеләре арасында ярышта өченче урынны алды.


13
февраль, 2026 ел
җомга

Чара бер мәйданчыкта Россия Тышкы эшләр министрлыгы системасында һәм Татарстан Республикасы дәүләт структураларында карьера төзегән студентларны, укытучыларны һәм уңышлы чыгарылыш укучыларын берләштерде.

«Академия КСВО РФ» – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүче коммерцияле булмаган оешмаларның һәм волонтерлык төркемнәренең төбәк командалары өчен проектлы укытуның белем бирү программасы.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә «Җәлил» театральләштерелгән куелышы күрсәтеләчәк. Чара татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга, шулай ук Татарстан Республикасы Студентлар лигасының 30 еллыгына багышлана.

28 февральгә кадәр Идел буеның әкияти фольклоры мотивлары буенча «Манзара» («Зрелище») урам театрының татар халык стилендә урам биюе фестиваль-конкурсында катнашуга гариза бирү кампаниясе дәвам итә.


12
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

26 февральдә киң кинотеатр прокатына «Малыш» нәфис фильмы — махсус хәрби операция вакыйгалары турында хәрби драма чыга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International