ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2025 ел
җомга

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Һөнәри үсеш» проекты Татарстан Республикасыннан катнашучылар өчен «Барысына да ничек өлгерергә: өйдә һәм эштә уңышлы булырга» дигән белем бирү курсын башлап җибәрә. Ул студент кызларга һәм яшь белгечләргә адресланган, әмма барлык хатын – кызлар өчен ачык –  булачак әниләрдән алып балалар турында кайгыртуны һәм карьераны бергә алып баручыларга кадәр.

«Созвездие-Йолдызлык» яшьләр театры грузин язучысы Нодар Думбадзе әсәренә нигезләнгән  «Я, бабушка, Илико и Илларион» спектаклен 1 ноябрьдә Санкт-Петербургта һәм 3 ноябрьдә Мәскәү Губерна театрында күрсәтәчәк.


30
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Исток» кейс-чемпионаты — төбәкнең актуаль социаль һәм икътисадый бурычларын хәл итәргә әзер булган актив, креатив һәм битараф булмаган яшьләрне берләштерә торган чара старт ала. Чемпионат кысаларында катнашучылар командалары Татарстанның үсеш нокталарын тәкъдим итә торган экология, фән, туризм, әдәбият, кулинария һәм архитектура юнәлешләре буенча үз проектларын эшләячәк һәм яклаячак.

6-13 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы яшь белгечләре арасында төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән «Бердәмлек күпере» форумы узачак. Чара Луганск Халык Республикасы 40 вәкиленә, шул исәптән шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә һәм Татарстаннан шундый ук сандагы яшь профессионалларга тәҗрибә уртаклашырга, шәхси элемтәләр урнаштырырга һәм уртак проектларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанда куркынычсызлык турында «Конструктив диалог» подкастлар сериясе чыкты. Видеоны яздыру Казанның ачык иҗтимагый киңлекләрендә узды, бу проектның «Кайда булуы мөһим түгел, нәрсә турында булуы мөһим» дип аталган төп принцибын ассызыклый. 


29
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Кырым делегациясе хезмәттәшлекне ныгыту өчен Татарстан дәүләт идарәсе тәҗрибәсен өйрәнде. КФУда ярымутраудан вазифаи затлар стажировкасы узды.


28
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

«Восточный» космодромына барачак 18 укучының һәм студентның исемнәре билгеле булды, алар арасында КФУ студенты Тимофей Сенченко да бар. Казан, Кемерово, Краснодар, Самара, Иркутск, Королев, Санкт - Петербург, Пермь, Мәскәү һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән яшьләр җиңүче булды. «Фәнни Галәм» конкурсының финалына эләгү хокукы өчен быел 320 меңнән артык катнашучы көрәште.

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Другое Дело» проекты олы тормыш буенча навигатор – «Алга таба нишләргә?» махсус проектын башлап җибәрде. Ул өлкән сыйныф укучыларына, абитуриентларга, Татарстан Республикасы студентларына һәм көнкүреш белемнәрендәге бушлыкларны ябарга теләүчеләргә өйдә көнкүрешне \оештырырга, акчаларны дөрес кулланырга, сәламәт коммуникацияләр төзергә һәм актив гражданинга кирәкле документлар белән эшләргә ярдәм итәчәк.

Татарстанның яшь галимнәре өчен торак конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнде, нәтиҗәләр 20 ноябрьдә ясалачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.

2025 елгы «Яшьләр торак конкурсы»ның 49 җиңүчесен билгеләячәк торак комиссиясе утырышы 30 октябрьдә узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International