ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Эстрада сәнгатенең «Созвездие – Йолдызлык» XXV ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этаплары 26 февральдә старт ала, аларның беренчесе Азнакай районында узачак. Быел фестивальнең барлык концертлары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланачак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

Мәктәп һәм югары уку йортлары программаларына пилотсыз очкычларны популярлаштыру чараларын кертергә кирәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.

Ел башыннан «Патриот» республика үзәге «Авангард» укыту-методик үзәге базасында Татарстан Республикасының барлык халкы өчен «Тактик медицина, радио алмашу һәм радиоэлемтә нигезләре»курсы буенча дәресләр ачылды. Аларда 150 дән артык кеше булды инде. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

Быел сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламаларны мобилизацияләнгән гражданнарның 7 меңнән артык баласы алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.


24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Владивостокта узган 8-11 сыйныф укучылары өчен Милли технологик олимпиаданың бу сезонда беренче финалында җиңүчеләрнең һәм призерларның исемнәре билгеле булды. Милли технологик олимпиада РФ Фән һәм югары белем министрлыгы координациясе астында «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы белән берлектә үткәрелә һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Нәтиҗәләр берьюлы ике профиль буенча игълан ителде: «Су робототехник системалары» һәм «Виртуаль чынбарлык технологияләре». Иң көчлеләр арасында  –  Казан мәктәп укучылары.


22
февраль, 2025 ел
шимбә

KazanExpo күргәзмә комплексында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы хәрби-патриотик күргәзмә һәм республика яшьләр хәрәкәтләре катнашында театральләштерелгән программа тәкъдим итте.


21
февраль, 2025 ел
җомга

«Идел» яшьләр үзәгендә Татарстанның иҗади эшләүче яшьләренең VII слеты старт алды, анда республиканың төрле предприятиеләреннән 100 гә якын яшь кеше катнашты.


20
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бәшир Рәмиев исемендәге IT-Паркта «Сәләт» берләшмәсенең 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм берләшмәнең сәләтле балаларын һәм талантлы яшьләрен бүләкләделәр, берләшмә әгъзаларының, партнерларының, берләшмә проектларын оештыручыларның һәм авторларының казанышларын таныдылар.

Казанда «Җиңү» республика хәрби-спорт уены старт алды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан сайлап алу этабын узган 16 команда катнаша. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңүгә кадәр 80 көн» акциясендә беренчеләрдән булды.


19
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 2024 елга кабул ителгән җиде гавами максатның үтәлеше турында хисап тотты. Аларның бишесе үтәлгән, икесе өлешчә үтәлгән дип танылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International