ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

3 февральдән 4 февральгә кадәр Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Татарстан Республикасының иң яхшы студентлар хезмәт отряды» конкурсының яклаулары узды. Быел конкурска гаризалар рекордлы санда килде –  25 номинациядә җиңүчеләр исеменә 220 конкурсант дәгъва итә.

Бүген Татарстан Республикасыннан 35 волонтер Краснодар краена нефть продуктлары агызу нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм күрсәтергә китте.

Татарстанда февраль аенда өч шәһәрдә Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» халыкара музыка фестивале концертлары узачак.

24 мартка кадәр «PRoЭКо» экологик фәнни-тикшеренү эшләре республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.


31
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков доклады

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннанТатарстанда массакүләм яшьләр чаралары планлаштырылган. Шуларның берсе «Җиңүгә кадәр 80 көн» акциясе булачак, ул 19 февральдә старт ала.

Республика предприятиеләренең яшүсмерләр клублары өстеннән шефлык алуы яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалауның нәтиҗәле алымнарының берсе булырга мөмкин.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы колонияләрдә җәза үтәүче яшьләр турында фильм төшерә башлады. Бу тискәре күренешләрне профилактикалау чараларының берсе булачак, шулай ук ата-аналарга балаларны тәрбияләүгә күбрәк игътибар бирүнең никадәр мөһим булуын күрсәтәчәк.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясендә ведомство башлыгы Ринат Садыйков гуманитар миссияләр волонтерлары гаиләләренә рәхмәт белдерде.

2025 елда көндезге лагерьларны оештыру программасы дәвам итәчәк. Алар Татарстанның 10 районында үткәреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International