Татарстанда быел алты иярчен лагерь эшләде, аларда 1,1 меңнән артык бала ял итте. Проектны киләсе елда да үстерү дәвам итәчәк, 2026 елда сәламәтләндерү кампаниясе башлануга тагын сигез шундый объект эшләтеп җибәрергә планлаштыралар, бу 1 меңгә артыграк кеше ял итәчәк дигән сүз. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
2026 елга «Җәй-балаларга» балалар һәм яшьләр ялы һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү республика программасына Татарстанның 9 муниципаль районында һәм Анапа шәһәрендә 14 балалар сәламәтләндерү лагере кертелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
Татарстан яшьләрен «Авыл лидерлары» Бөтенроссия яшь идарәчеләр конкурсы — «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Россия — мөмкинлекләр иле» федераль платформасының масштаблы проектында катнашырга чакыралар.
Россиядә беренче тапкыр яшьләрне тарихи агарту өлкәсендәге «Тарих тавышы» Бөтенроссия премиясе узачак. Аның максаты — тарихка өйрәтүнең иң яхшы методларын хуплау һәм тарату, новаторлык алымнарын хуплау һәм балаларны һәм яшүсмерләрне илебезнең тарихи мирасын актив өйрәнүгә һәм саклауга җәлеп итү, Бу «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына тулысынча туры килә.
5-7 ноябрьдә Россиянең 10 төбәгеннән 250 катнашучы Казанга җыелачак, алар «Яшь патриотлар карашы «Без россиялеләр» төбәкара проекты кысаларында үз тәҗрибәләре турында сөйләячәкләр.
Түбән Новгородта «Беркем дә онытылмаган» эзләү отрядларының унберенче округ Слеты тәмамланды. Бу инде Түбән Новгород өлкәсендә оештырылган бишенче Слет. Бу юлы ул Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 200дән артык катнашучыны җыйды. Татарстан Республикасы эзләү клубларыннан 16 бала катнашты.
«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Мәгариф флагманнары» проектында «Остазлык» конкурс трегында уртак инициативалар өчен эшче парлар формалаштыру этабы башланды. Татарстан Республикасы халкы трекка 4 ноябрьгә кадәр кушыла ала.
2025 елгы Казан милли ярыммарафонын уздыру мәйданчыгында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчеләре цифрлы грамоталылык буенча интерактив викторина уздырдылар.
Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең III яшьләр фәнни конгрессы старт алды, ул биомедицина һәм биотехнологияләр, архитектура, дизайн, сәнгать, халыкара мөнәсәбәтләр һәм халыкара хокук, белем бирүдә заманча технологияләр, геология һәм нефть – газ технологияләре юнәлешләре буенча Россиядән һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән 100 гә якын кешене берләштерде.
Тирән күлдә СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы ярдәмендә Чиста Уеннар узды, аларның нәтиҗәләре буенча Тирән күлдән 311 капчык калдык – 3 тоннага якын чүп җыеп алынды.