«Обучение служением» программасы — студентлар һәм мәктәп укучылары өчен социаль проектлар аша һөнәри тәҗрибә алу, коммерцияле булмаган оешмалар, дәүләт структуралары һәм бизнес белән партнерлыкта актуаль иҗтимагый мөһим бурычларны хәл итү мөмкинлеге ул. Программага Татарстанның 19 югары уку йорты кушылды.
«Океан» Бөтенроссия балалар үзәгендә «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы проекты – «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсының XXII сезоны җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Конкурсның финал этабына 18 яшькә кадәрге 117 катнашучы үтте. Призерлар рәтендә Татарстан Республикасыннан Россия төбәкләренең социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән проект авторы Савелий Растотурин бар.
Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары өчен «Батырлар. Герои Татарстана» программасы катнашучысы Таһир Садыйков белән очрашты. Министр статусында Азат Кадыйров хәзер аның остазы булып тора.
Татарстанда «Гаилә энергиясе» III Республика гаилә интеллектуаль фестивале узачак. Катнашучыларны бай программа, интеллектуаль уеннар, балалар өчен мастер-класслар, ата-аналар өчен белем бирү лекцияләре, шулай ук викториналар һәм конкурслар көтә.
«Югары уку йортының иң яхшы яшь укытучысы» республика конкурсының гариза бирү кампаниясе старт алды. Җиңүче 500 мең сум алачак. Катнашучыларга видеоролик - үзпрезентация ясарга, портфолио әзерләргә, шулай ук сайланган темага лекция үткәрергә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.
«Созвездие - Йолдызлык» театры артистлары Чүпрәле, Питрәч һәм Чистай районнарының яшьләр үзәкләре базасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Геройлар истәлегенә лаеклы булачакбыз» дип аталган концерт программаларын тәкъдим иттеләр.
Татарстанда яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау буенча зур мәйданчык булган «Конструктив» Идел буе форумын ябу тантанасы булды.
Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» ачык телевизион иҗат фестиваленең гариза бирү кампаниясен 10 октябрьгә кадәр озайттылар. Фестивальнең тематикасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы белән бәйле. Бу хакта «Наше время — Безнең заман» проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов белдерде.
«Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы Татарстан Республикасында яшәүчеләрне шул ук исемдәге премиянең икенче сезонында катнашырга чакыра. Теркәлү проектның рәсми сайтында 2025 елның 16 октябренә кадәр ачык.
2025 елның сентябреннән ноябренә кадәр «CASE-IN Халыкара инженерлык чемпионаты» проектының көзге мәктәп лигасы кубогы – инженер кейсларын чишүдә мәктәп укучылары ярышлары узачак. Проект эшче, инженер һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.