12 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасының 7 районында ZAKARIA төркеменең «ZAKARIA. Күпмилләтле арт-сольник» күргәзмәсе узачак. Чаралар Әлки, Теләче, Питрәч, Балык Бистәсе, Баулы, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында көтелә
10 сентябрьдә МДУ базасында. Н. П.Огарев исемендәге Идел буе федераль округының студентлар арасында «IQ ИФО» VI интеллектуаль олимпиадасы старт алды.Татарстан Республикасыннан 15 студент катнашты
Коммерцияле булмаган оешмаларның «Точка отсчета»XII Бөтенроссия ирекле халык хисаплары конкурсына гаризалар бирү кампаниясе башланды. Гаризалар сентябрь ахырына кадәр Донорлар форумының рәсми платформасында кабул ителә
«ВЕКТОРИАДА – 2021» IV Бөтенроссия конкурсының гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Оештыручылар - «Вектор» фәнни иҗат үзәге. Эшләр 31 декабрьгә кадәр кабул ителә
Казан вокзалына 5-7 сыйныф укучылары арасында «Озын тәнәфес» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр белән поезд килде – 6 сентябрьдә алар Мәскәү вокзалыннан хыялдагы сәяхәткә киттеләр
Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының яңа проекты - «Дебаттл» старт алды. Беренче чараның темасы «Яшьләрдә социаль лифтлар бармы?». Эксперт булып ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев чыгыш ясады.
Казанның Киров районындагы Клара Цеткин урамы, 33 йорт адресы буенча урнашкан йорт фасадын «Йокы» дип аталган яңа мурал бизәде. Эшнең авторы- 24 яшьлек рәссам Ләйсән Әюпова, ул «ФормАрт»стрит-арты фестивалендә финалист булды.
Волонтерлар Росстатка 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдә ярдәм итәчәкләр. Ирекле ярдәмчеләрне теркәү 30 сентябрьгә кадәр ачык
«Созвездие-Йолдызлык» төркеме татар шагыйре Хәсән Туфан турында спектакль әзерли. Премьера быел татар шагыйренең туган көнендә – 9 декабрьдә көтелә
Түбән Кама шәһәренең Нефтехимиячеләр паркында «Созвездие — Йолдызлык» һәм «Наше время-Безнең заман» Республика фестивальләренең зур гастроль турының беренче концерты үтте