28-29 августта Казанда «Break&Travel IV» турниры – Кытайда үтәчәк «Bomb Jam World Final» брейкинг буенча халыкара фестиваленең финалына Бөтенроссия сайлап алу туры узачак. Җиңүчеләрне «2х2 Breaking Pro» номинациясендә билгеләячәкләр
23 нче август көнне Теләче муниципаль районы Советының утырышлар залында Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итүгә багышланган «Мин-Россия гражданины» Бөтенроссия акциясе кысаларында 14 яше тулган яшүсмерләргә паспортлар тапшыру тантанасы булып узды
Казанда «XXI гасыр коммуникацияләре һәм үз-үзләрен күрсәтү чарасы буларак сәнгать» дигән лекция узды, анда Татарстанда һәм тулаем Россиядә урам сәнгате үсеше трендлары һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Чарада төрле илләрдән рәссамнар, «Мәдәни код» фестивалендә катнашучылар һәм ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнашты
Татарстан яшьләре Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган акцияләрне оештыруда актив катнашты. 22 август көнне Татарстан Республикасында берничә акция үтте
Быел яшьләр туры беренче тапкыр Татарстан Республикасы авылларында узачак. 22 августтан 10 сентябрьгә кадәр 100 авыл җирлеге яшьләре авыл территорияләрен үстерү командаларына берләшәчәк, республика районнарында яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү стратегиясен эшләячәк һәм тормышка ашырачак
Биләрдә VII «LIGA FORUM» – UNIVERSITIES студентлар белем бирү форумының икенче сменасы уза. Анда илнең 36 төбәгеннән 58 югары уку йорты вәкилләре катнаша
Җиңү паркында Совет солдаты, Советлар Союзы Герое Гази Заһитов истәлегенә чәчәкләр салу тантанасы булды.20 нче августта геройның 100 еллыгы билгеләп үтелде
22-25 августта Казанда «Восток» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында «Soft Skills Russia» Беренче Бөтенроссия чемпионаты узачак
«ТУМБЛЕР»яшьләр (яшүсмерләр) клублары җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү буенча республика программасын ачу тантанасы булды. Чара 20 августка кадәр узачак
20-23 август көннәрендә Ульяновск шәһәрендә Россиянең проект командалары өчен Россия яшьләр берлегенең «Үсеш киңлеге» кече шәһәрләр һәм җирлекләр территорияләрен социаль үстерүгә яшьләрне җәлеп итү программасы кысаларында Үсеш өчен 12 киңлек эшләячәк. Чарада Татарстаннан проект командалары катнашачак