28 августтан 8 сентябрьгә кадәр «Молодежка ОНФ» командасы катнашучылары Якутиядә пожарда зыян күрүчеләргә комплекслы ярдәм күрсәтәчәкләр
27 августта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы базасында «Бөтенроссия креатив индустрияләр мультижанр фестивален уздыру турында»гы матбугат конференциясе узды. Анда ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, re'ACTOR арт-резидентлары региональ челтәре җитәкчесе Олег Федоров, re'ACTOR арт-резидентлары региональ челтәре программа директоры Кадрия Бугрова һәм re'ACTOR резиденты Рената Гарифуллина катнашты
Вертолетный утравында 24-27 августта «Тормыш буяулары» Яшьләр инициативаларының беренче фестивале уза. Ул патриотизм темасына багышланган, катнашучылар, күпчелек студентлар, тематик уеннар уйныйлар, төрле спикерлар белән аралашалар һәм үз проектларын эшлиләр. Фестивальдә ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та катнашты
Авыл җирлекләре яшьләре районнарда яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү стратегиясен эшләячәк. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре министрлыгында узган брифингта сөйләделәр
20-21 августта Россия Европа яшьләр парламентының ROST EYP Russia сессиясе узды. Чара Казанда 18-24 яшьлек, Европа мәдәнияте, иҗтимагый дипломатиясе белән кызыксынучы һәм Россиядә ЕМП юнәлешен үстерергә әзер булган 50 яшь вәкил катнашында узды
28-29 августта Казанда «Шәһәр – re'ACTOR» фестивале узачак. Аның кысаларында заманча сәнгать һәм креатив бизнес турында 5 дискуссия узачак
«УРАМ» экстрим-паркы ArchDaily х Strelka дип аталган архитектура буенча иң дәрәҗәле премияләрнең берсенә тәкъдим ителде. 17 августта ArchDaily х Strelka архитектура премиясенең 50 проектыннан торган лонг-лист басылып чыкты. Алар арасында —УРАМ экстрим-паркы
Идел буе федераль округының «іВолга» 2021 яшьләр форумына йомгак ясалды.Форумда Татарстан яшьләре барысы 2 545 000 сумлык грант отты
«Наше время – Безнең заман» IX Республика эшче яшьләр телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе ачылды. 2021 елгы фестиваль Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган. Гаризалар 25 сентябрьгә кадәр кабул ителә
25 августта 12.00 сәгатьтә Казан Кремленең Спасс манарасы янында герой-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көненә багышланган традицион чәчәкләр салу акциясе узачак