18 апрельдән 1 майга кадәр Татарстанда «Язгы игелек атнасы» узачак. Республика халкын «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Башка эш» онлайн – платформасында игелекле эшләр марафонына кушылырга чакыралар
17 апрель Мәскәүдә СБК бөтенроссия премиясенә нәтиҗә ясалды
30 апрель 18:00 сәгатьтә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта аудиовизуаль шоу форматында «Дөнья станциясе» музыкаль фестивале узачак. Сәхнәдә бөтен Россиядән 13 артист тере тавыш белән чыгыш ясаячак
Татарстанның Милли китапханәсендә 18 апрель 18.30.да Global Talks халыкара мөнәсәбәтләр буенча ТР яшьләр дипломатиясе Академиясе башлап җибәргән белем бирү лекцияләре циклының беренче очрашуы үтә.Беренче лекциянең темасы – «Хәзерге дөньяның глобаль куркынычларына җавап буларак тотрыклы гадәтләр»
Сочида «Цифрлы прорыв. Сезон: ясалма интеллект» проектының алтынчы округ хакатон җиңүчеләрен бүләкләделәр. Проект «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасына кергән
Яр Чаллы шәһәре «Нур» яшьләр үзәгендә «Яшьләргә эш» республика яшьләр форумы үтте. Анда Татарстан, Мордовия, Марий-Эл, Пенза, Саратов, Белгород өлкәсе, шулай ук Донецк һәм Луганск халык республикалары белем бирү оешмалары вәкилләре һәм 500 хәрәкәт әгъзасы катнашты
18-20 апрель Казанда «Яшьләргә эш» Бөтенроссия яшьләр форумы узачак. Анда илнең 20дән артык төбәгеннән студентлар отрядлары хәрәкәтенең 600 вәкиле катнашачак
Узган, 2023 елда Татарстаннан 432 яшь гаилә «Яшь гаилә» программасы буенча торак сатып ала алган. Хәзерге вакытта «Яшь гаилә» – «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча 2025 елда яшь гаиләләргә дәүләт түләүләрен алу өчен гаризалар кабул итү кампаниясе бара. Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, 2023-2025 елларга күрсәтелгән субсидияләр программасын республика финанслау ел саен 100 млн сум тәшкил итә
Яшел Үзәннең порт яшьләр үзәгендә «Гаилә Гимны» фестивале кысаларында 18 апрельдә 18:00 сәгатьтә гармонияле гаилә мөнәсәбәтләре серләре турында лекция узачак. Аны ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр темасына махсуслашкан психолог Елена Захарова үткәрәчәк
«Студентлар язы» фестиваленең сайлап алу этабы тәмамланды. Читтән торып катнашу этабы кысаларында һөнәри белем бирү оешмаларыннан 440 гариза, ә югары белем бирү оешмаларыннан 845 гаризадан артык кабул ителгән. Чара бөтен республикадан 2500 меңнән артык студентны берләштерәчәк. Фестиваль кысаларында Яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыру «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә