Казан дәүләт энергетика университеты «СтудАктив»студентлар киңлекләрен булдыру буенча конкурста җиңүче булды. Хәзер студентлар тулай торагында ял һәм уку өчен заманча бүлмә барлыкка киләчәк
Казан 2022 елда «Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Яшьләр башкаласы» статусын алачак. Әлеге карар кичә, 19 ноябрьдә, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы Идарәсе утырышында кабул ителде
Казанга «Озын тәнәфес» финалистлары һәм җиңүчеләре кайтты. 15 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Түбән Новгородта Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары өчен конкурсның финалы узды
Яңа ел алдыннан Татарстан яшьләре аз керемле гаиләләр өчен «Яңа ел фәрештәләре» дигән хәйрия акциясе уздырачаклар. Акциянең инициаторы - диджей, блогер Альберт Сергеев әзерлекне хәзер үк башлады. Альберт аңа кушылырга теләүчеләрне чакыра
ТР Яшьләр эшләре министрлыгында ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының түгәрәк өстәле узды. Анда ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Яшьләр парламенты әгъзалары катнашты. Яшьләр үзләрен күрсәтүдә яшьләргә ярдәм итәрдәй норматив нормаларны эшләү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр
Түбән Новгородта 2-4 курс студентлары өчен «Озын тәнәфес» конкурсының финал этабы тәмамланды. Ул 15 ноябрьдә старт алды. Җиңүчеләр арасында Татарстанның 13 вәкиле бар.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов КФУның 217 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Бәйрәм «Уникс» мәдәни-спорт комплексында узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшне оештыру тәкъдимнәре буенча түгәрәк өстәл уздырачак. Чара 19 ноябрьдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгында узачак
Татарстан Республикасы волонтер-медиклары, яңа буын яшьләр оешмасы яшьләре һәм Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге белән берлектә #БЕЗБЕРГӘ төбәк клубы «Табиблар өчен кечкенә шатлык» акциясенә кушылдылар
Алафузов театры мәйданында даими рәвештә джаз яңгыраячак. «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә Марат Николаев җитәкчелегендә Kazan City джаз музыкасы камера оркестры яңа юнәлеш өстендә эшләячәк