ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«ВЕКТОРИАДА – 2021» IV Бөтенроссия конкурсының гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. Оештыручылар - «Вектор» фәнни иҗат үзәге. Эшләр 31 декабрьгә кадәр кабул ителә


8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Казан вокзалына 5-7 сыйныф укучылары арасында «Озын тәнәфес» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр белән поезд килде – 6 сентябрьдә алар Мәскәү вокзалыннан хыялдагы сәяхәткә киттеләр

Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының яңа проекты - «Дебаттл» старт алды. Беренче чараның темасы «Яшьләрдә социаль лифтлар бармы?». Эксперт булып ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президентының эчке сәясәт буенча департаменты җитәкчесе Александр Терентьев чыгыш ясады.


7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Казанның Киров районындагы Клара Цеткин урамы, 33 йорт адресы буенча урнашкан йорт фасадын «Йокы» дип аталган яңа мурал бизәде. Эшнең авторы- 24 яшьлек рәссам Ләйсән Әюпова, ул «ФормАрт»стрит-арты фестивалендә финалист булды.

Волонтерлар Росстатка 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узачак Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдә ярдәм итәчәкләр. Ирекле ярдәмчеләрне теркәү 30 сентябрьгә кадәр ачык

«Созвездие-Йолдызлык» төркеме татар шагыйре Хәсән Туфан турында спектакль әзерли. Премьера быел татар шагыйренең туган көнендә – 9 декабрьдә көтелә


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Түбән Кама шәһәренең Нефтехимиячеләр паркында «Созвездие — Йолдызлык» һәм «Наше время-Безнең заман» Республика фестивальләренең зур гастроль турының беренче концерты үтте


4
сентябрь, 2021 ел
шимбә

Samsung, Sberbank, Warner Music компанияләре өчен проектлар төзүче яшь рәссам Фаяз Азизов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә NFT форматындагы Казан турында беренче цифрлы картиналар чыгарачак.

 «Иммунитет + «ТРО ВОД» ирекле проектының «Волотерлар - медициначылар» волонтерлары Татарстан Республикасы муниципалитетларында берничә күчмә чара уздырдылар.«Вакцинация турында мифлар» дигән агарту акцияләре Чистайда, Минзәләдә һәм Буада, «Яшьлектән сәламәтлегеңне сакла» квест-акциясе Әлмәттә, Бөгелмәдә һәм Түбән Камада узды.


3
сентябрь, 2021 ел
җомга

4 сентябрьдә Түбән Камада берьюлы «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время – Безнең заман»республика фестивальләрендә җиңүчеләр һәм лауреатларның зур гастроль турының беренче концерты була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International